Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Актив милләт

Семык – җәй җитүен белгертүче бәйрәм. Аның төп мәгънәсе – үлгәннәрне искә алу һәм хуҗалык эшләрендә һәм көнкүрештә уңышлар сорау. Бу көнне элек-электән үк кунакка йөрешкәннәр, гөслә белән сорнайда уйнаганнар, биегәннәр, күңел ачканнар. Туйларны да яшьләр махсус шушы көндә үткәрергә тырышкан. Бүген исә ул фольклор бәйрәм буларак үткәрелә.

Мари халкы белән татарларны уртак тарих берләштерә. Алар, татарлар белән берлектә Казанны яклап, Явыз Иван гаскәрләренә каршы чыккан. Казанны басып алганнан соң да, ханлыкны торгызу өчен марилар татарлар белән бергә илбасарларга каршы егерме елга якын сугыша. ХVI-ХVIII гасырларда да милли-азатлык хәрәкәтендә татарларның төп терәкләре мари белән башкорт булган. Һәм бүген дә әлеге дуслык дәвам итә.

 

2010 елда узган халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре буенча районда мари милләтеннән булган 598 кеше яши. Алар Мари Бүләр, Бикмәч, Усаклык авылларында күпләп урнашкан. Аз санда булуларына карамастан, җирлегебездә яшәүче мари халкы бик актив тормыш алып бара. Алар үз диннәрен кадерләп саклый. Гасырлардан гасырларга килгән гореф-гадәтләрен, милли йолаларын һәм бәйрәмнәрен, бар нечкәлекләренә кадәр искә алып, зурлап уздыралар. Бергәләп табигатькә чыгалар, табыну һәм корбан чалу йолаларын да даими үткәрәләр. 
– Бәйрәмнәребезне һәм йолаларыбызны уздыру милләтебезне саклау, үсеп килүче буында үз телебезгә һәм милләтебезгә карата мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү максатын күздә тота. Әгәр дә без, өлкән буын, боларны яшьләребезгә тапшырмасак, моны башка беркем дә читтән килеп эшләмәячәк. Күрше-тирә авылларда һәм районнарда яшәүче милләттәшләребез белән дә тыгыз элемтәдә яшибез. Бәйрәмнәребезне бергә үткәрәбез, төрле мәдәни һәм спорт чаралары белән кунакка йөрибез. Һәрвакыт аралашып, очрашып яшәү марилар арасында гына түгел, ә башка милләтләр белән дә дуслык, бердәмлек булдыру өчен матур җирлек тудыра, – ди районда яшәүче мариларның милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Әнисә Изибаева . 
Мари халкының дини йолалары һәм бәйрәмнәре бик күп. Уярня (масленица), Олы көн (пасха), Шорыкйол (нардуган) һәм башка күп төрле бәйрәмнәрен газетабыз битләрендә дә яктыртып барабыз. Бәйрәмнәрне үткәрүдә мариларның “карт” вазыйфасын башкаручысы Валериан Петряев, Бикмәчтән Николай Николаев, Миңлегәрәй Мәрдиев, Әнисә һәм Надежда Изибаевалар башлап йөриләр һәм ярдәм итәләр. Яр Чаллыдан кайтып, әлеге чараларга иганәчелек итүче милли җанлы кунак егеткә дә тирән рәхмәтләрен җиткерә алар. 
Ә агымдагы ел районыбызда яшәүче марилар өчен бигрәк тә истәлекле булачак. Чөнки мари халкының республикакүләм Семык бәйрәме быел Мөслимдә үтәчәк. Июнь аенда узачак бу бәйрәмгә республикабызның төрле районнарыннан мари халык фольклор ансамбльләре, дәрәҗәле кунаклар килүе көтелә. Әнисә Изибаева әлеге масштаблы чарага узган көздән үк әзерләнә башлауларын әйтә: 
– Бәйрәм Мари Бүләр авылы янындагы бик матур аланлыкта узачак. Көздән үк әлеге аланны сынган, ауган агачлардан чистартып, чүп-чардан арындырып куйдык. “Полер кас” халык фольклор ансамбленә яңа костюмнар тегү дә төгәлләнеп килә. Ансамбль белән яңа җырлар, биюләр өйрәнәбез, кунакларны каршы алырга әзерләнәбез. Бу олы чараны әзерләүдә һәм үткәрүдә авыл халкы да активлык күрсәтер, дип ышанабыз. 
ТР Дәүләт Советы рәисе Ф. Мөхәмәтшинның Халыкара туган тел көне уңаеннан мөрәҗәгатендә мондый юллар бар: “Теләгем шул: беркайчан да үз тамырларыгызны онытмагыз, чөнки Туган телне сөймичә, Туган илне яратып булмый”. Бу мәсьәләдә мари халкы үрнәк булып тора. Алар туган җирләрен һәм телләрен яратып, олылап гомер итә. Кайда гына булсалар да, үз телләрендә матур итеп аралашалар, бүген дә милли-тарихи ядкарьләрен саклап, башка милләт вәкилләре белән үзара дус һәм тату яшиләр. 

Фәридә Гайнетдинова. 
Фото – «Мөслим-информ» архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев