Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Акчаны кире кайтарып була

Республиканың Дәүләт алкоголь инспекциясенә бер кулланучы интернет аша сатып алынган кәрәзле телефон өчен акчасын кайтаруда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. 

Телефонның сыйфаты тиешле дәрәҗәдә. Әмма кулланучыны аның техник характеристикасы канәгатьләндерми. Кулланучының сыйфатлы товарны да кире кайтару турында ишеткәне булган, ләкин моны ничек эшләргә икәнен белми. Әле сатучысы да Мәскәүдә. Шуңа күрә кулланучы товар өчен акчаны кайтарып булмас, дип уйлый. Хәлне ачыклаганнан соң кулланучыга дәгъва проекты әзерләп бирелде. Анда гамәлдәге законга нигезләнеп, акчаны кире кайтару таләбе куелды. “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ Законының 26.1 маддәсе һәм Товарларны дистанцион сату кагыйдәләре кулланучыга товарны сәбәбен аңлатмыйча кайтару мөмкинлеге бирә. Сатып алучы товарны алганчы теләсә кайсы вакытта аннан баш тарта ала. Ә сатып алгач – 7 көн дәвамында. Сыйфатлы товарны кайтарып бирү тәртибе һәм вакыты турындагы мәгълүмат товарны китереп биргәндә язмача бирелмәгән булса, сатып алучы товарны тапшырган вакыттан өч ай дәвамында баш тартырга хокуклы. Товарның кыяфәте, сыйфаты, сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документлары сакланган булырга тиеш. Кулланучы шәхсибилгеле үзлекләре булган, товар бары тик сатып алучы гына файдаланырга мөмкин булган товардан баш тарта алмый. Кулланучы товардан баш тарткан очракта сатучы аңа килешү нигезендә түләнгән акчаны кайтарырга бурычлы. Бу суммага сатучының кайтарылган товарны күчерү чыгымнары керми. Сатучы акчаны кулланучы таләп куйганнан соң ун көннән дә соңга калмыйча кайтарырга бурычлы. Закон нигезендә шулай ук башка күләм, форма, габарит, фасон, төс яисә комплектациядәге охшаш товарга алыштырырга яисә кайтарырга ярамаган тиешле сыйфаттагы азык-төлек булмаган товарлар исемлегенә керүче товарларны да алыштырып яисә кире кайтарып була. Димәк кулланучының килешүне өзү һәм акчасын кайтару өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар. 
Елизавета НИЗАМОВА, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы контрольинспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев