Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ак халатта – ак күңел

Октябрь авылында озак еллар шәфкать туташы булып Зәйтүнә Нуриева эшләде. Үз эшен намус белән, төгәл итеп, бик яратып башкарды. Ул лаеклы ялга чыккач шәфкать туташы булып Ләйсирә Зиннәтуллина килде. Башта авыл халкы, “Зәйтүнә кебек булдыра алыр микән?” – дип, бераз шикләнебрәк караган иде.

Октябрь авылында озак еллар шәфкать туташы булып Зәйтүнә Нуриева эшләде. Үз эшен намус белән, төгәл итеп, бик яратып башкарды. Ул лаеклы ялга чыккач шәфкать туташы булып Ләйсирә Зиннәтуллина килде. Башта авыл халкы, “Зәйтүнә кебек булдыра алыр микән?” – дип, бераз шикләнебрәк караган иде. Әмма Ләйсирә белемле, зур тәҗрибәгә ия шәфкать туташы булын күрсәтте.

...Кинәт кенә кодагыем авырып китте. Аның тәне суына башлаган, яшәү өмете юк иде, дисәң дә була. Ярый әле күршеләре Ләйсирәгә шалтыраткан. Ул бик тиз арада килеп тә җитте. Дөрес диагноз куеп, беренче ярдәмне күрсәтте. Авыруда яшәү өмете күренде. “Кара әле, безнең табибәбез үлгән кешене терелтә бит”, – дип сокландык. Ләйсирә – тәвәккәл, катлаулы ситуацияләрдә каушап калмый. 
Икенче очракта үзем авырып киттем. Телефоннан бер-ике сүз генә әйтә алдым. Шәфкать туташы килеп тә җитте. Беренче ярдәмне күрсәтте, әле аннан соң тиз генә кайтып китмәде. Проблема йөрәктә булган икән. Аннан соң да кереп, хәлемне белеп йөрде. Ул авыруларга карата игътибарлы, ихтирамлы, ачык йөзле. Капка төбендә күрсә дә, хәлеңне сораша, киңәшләр бирә. Гомумән, аның изгелекләрен санап кына бетерерлек түгел. 
Ләйсирә Сөякәй авылында Гөлфирә һәм Сәйделшәрип Солтановлар гаиләсендә туып үскән. Мәктәптән соң, Түбән Кама медучилищесын тәмамлап, 1992 елда Иске Карамалы участок хастаханәсендә эшли башлый. 
– Беренче көннәрдән үк тирән белемле, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы тәҗрибәле табиб Әскәр Шәмсиәхмәтов кул астында эшләдем, – ди Ләйсирә. – Әскәр Зәкиевич укыганда алган белемнәремне практикада кулланырга өйрәтте. Аның шәхси үрнәге дә безне чын табиблар итеп тәрбияләде. Тормыш юлымда очраган остазыма чын күңелдән рәхмәт әйтәм. Минем уңышларымда аның да өлеше зур. 
Л. Зиннәтуллина Октябрь авылында 2016 елда эшли башлады. Тәүлекнең кайсы вакытында чакырсаң да, тиз арада килеп җитә. Яшь балалы йортларга, операциядән кайткан авырулар янына, өлкәннәрнең хәлен белергә үзе йөри, чакыруны көтеп тормый. Даруларны да китереп бирергә тырыша. Ә уколларны, өзеклек кертмичә, кадап бетерә. Яллар белән дә хисаплашып тормый. Мәктәп һәм балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә тора. Прививкаларны вакытында ясый. 
Ләйсирә – һәрьяклап та үрнәк. Тормыш иптәше Әскәр белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Олы кызлары олы тормыш юлына аяк басты. Хәзер оныклары үсеп килә. Ә кече кызлары Күбәк урта мәктәбендә 11 класста укый. 
“Каты йөрәк бер яшәсә, изге йөрәк мең яшәр”, ди халкыбыз. Ләйсирәнең изгелекләрен санап кына бетерерлек түгел. Киләчәктә дә, авылыбызның яраткан шәфкать туташы булып, халык сәламәтлеге сагында уяу торырга язсын! 
Гөлфәрия Сәлимова, 
хезмәт ветераны. 
Октябрь. 
Фото – Л. Зиннәтуллинаның 
гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев