Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ак халатлы шәфкать иясе

Авыруларга игътибарлы булуы Нурсинә Маннанованың һәр хәрәкәтендә чагыла. Андыйлар турында “сүзе белән дәвалый” диләр.

– Шушы ак халатлы шәфкать иясе кебек кызыбыз да хезмәт юлын медицина белән бәйләр әле, әнисе... Иманлы, тәүфыйклы, бәхетле бала булсын берүк!...
Әти кешенең бәби тудыру бүлегендә кызын кулларына алгач әйткән әлеге сүзләре, мөгаен, фәрештәләрнең “амин” дигән чагына туры килгәндер. Азнакай районының Мәлбагыш авылында гомер итүче Гөлсинә белән Гамис өчен 1964нче елның 21 ноябре иң бәхетле көн була. Шулай булмыйни! Ике малайдан соң көттереп туган кыз бит! Кызчык бик тере була: иртә тәпи китә, теле дә бик иртә ачыла. Абыйлар белән үсү дә үзенекен иткәндер: көчле характерлы, җитди, тәвәккәл була Нурсинә. Беренче сыйныфка кергәнче үк сыер саварга өйрәнгән кызчык әти-әнисенең төп ярдәмчесенә әйләнә.
– Бер эштән дә куркып тормады. Абыйлары белән бергә печәнен дә әйләндерде, бакчаны да гөл чүлмәге кебек чип-чиста итеп тота иде. Ихата тутырып кош-корт үстердек. Әтисе белән икебез көнозын эштә булгач, аларны карау Нурсинә өстендә булды. Биш яшеннән күл буенда каз-үрдәкләр үстерде бәбекәем. Аңа һәр эшне ышанып тапшыра идек. Укырга китәчәген дә өздереп әйтте: шәфкать туташы булам, диде. Иптәш кызлары белән сөйләштеләр дә, сигезенче сыйныфтан соң Бөгелмә медицина училищесына юл тоттылар. Әтисе дә кызыбызның теләгенә каршы килмәде. Шәһәр җирендә торыр өчен фатирын да кызлар үзләре тапты. Кайчакларда әтисе белән: “Бу балага шулкадәр чаялык, җитезлек каян килде икән?” – дип уйлый идек. Машина йөртергә дә бик тиз өйрәнде. 80нче елларда машина йөрткән хатын-кызлар бик сирәк  иде, – дип искә ала әнисе Гөлсинә апа.
Училищены тәмамлагач, Нурсинәне юллама буенча Мөслим районына эшкә җибәрәләр. Район хастаханәсендә яшь белгечне җылы каршы алалар. Азнакай районы кызы эшкә җитди мөнәсәбәте, тырышлыгы белән аерылып тора. Беренче чыныгуны ул поликлиника мөдире Нәкыя Сәхәбетдинова кул астында ала. Булачак тормыш иптәше Мирдәриф белән дә эш урынында таныша Нурсинә. Хастаханәнең ашыгыч ярдәм бүлегендә шофер булып эшләүче егеткә, бер яктан, кызның кыюлыгы, туры сүзле булуы ошаса, икенче яктан, гадилеге, сөйкемлелеге якын була.
– “Яшь белгеч кайткан” дигән хәбәрне ишетү белән йөрәк түрендә ниндидер бер җылылык хасил булды. Минем, хәрби хезмәттән кайтып, эшли башлаган чак иде. Күрдем һәм гашыйк та булдым. Дүрт дистә елга якын бергә гомер кичерәбез, бер кыз, бер ул үстердек. Балалар әби-бабай итәргә дә өлгерде. Ләкин Нурсинә үзгәрмәде, тәүге мәртәбә очрашкандагы кебек: үзе усал, үзе сөйкемле, – дип елмая Мирдәриф абый.
Нурсинә апа 37 ел дәвамында район поликлиникасында гомумпрактика табибы шәфкать туташы булып эшли. Күңеленә хуш килгән һөнәр булгач, Нурсинә Маннанованың эштән зарланганы юк. Аның бурычы – авыруларга беренче ярдәм күрсәтү, документлар тутыру. Авыр да, җаваплы да эштә төрле кешеләр белән очрашырга туры килә. Холкы авыррак авырулар да бар. Әмма ярдәм күрсәткәннәрнең рәхмәте бөтен борчуларны юып төшерергә сәләтле.
– Һөнәремнең бөтен нечкәлекләренә төшенергә тулы бер гомер дә җитмәс кебек. Шәфкать туташы һәрьяклап та уңган-булган булырга тиештер. Уколын ясарга да, авыруга дәвалау-күрсәтмә билгеләргә дә, кайвакыт җылы сүз белән дә дәваларга кирәк. Эшкә килгән көнем бүгенгедәй хәтердә: поликлиника мөдире Нәкыя Хөсниевнага: “Эшкә кайчан килим икән?” – дидем. “Бүген үк керешсәң, әйбәт булыр иде,” – диде ул. Шул көнне терапия кабинетында табиб белән авыруларны кабул иттек. Ул чорда табиблар бик аз иде, көненә туксанышар авыру кабул итә идек. Табиб, шәфкать туташы булу ул – башкаларның борчуларын да йөрәк аша уздыру, дигән сүз, – ди Нурсинә апа.
Райондашыбыз Татарстан Республикасы һәм Россия сәламәтлек саклау министрлыкларының бик күп Мактау грамоталары, район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. “Иң яхшы шәфкать туташы” регионара конкурсында беренче өчлеккә керүе дә – Нурсинә апаның эшенә югары бәя.


Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев