Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ак калфак” иҗтимагый оешмасы кичә үткәрде

Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының район бүлекчәсе берничә ел эшли.

Күптән түгел генә оешманың яңа составы сайланды. “Мизгел” яшьләр үзәгендә “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы беренче чара да үткәрде. “Бүгенге татар хатын-кызы кем ул?” дигән тема астында узган кичәдә җәмгыятьтә хатын-кызларның роле турында ачыктан-ачык сөйләштеләр. Хатын-кыз матурлыгын саклау, бит һәм тән тиресен тәрбияләү турында белгеч чыгышын тыңладылар. Гүзәл затлар белән үткәрелгән психологик тренинг, милли бизәкләр белән сөлге чигү һәм яулык бәйләү буенча мастер-класслар да файдалы булды.

Фото- Инстаграм https://www.instagram.com/p/B4kt6bOqtDO/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев