Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ак халатлы "апа": 34 ел шәфкать туташы булып эшләүче Галия Куянова белән танышыгыз

- Район үзәк хастаханәнең балалар бүлеге коридорыннан ак халатлы "апа" килә. Сабыйлар аны яратып, шулай "апа" диеп эндәшәләр. Һәр хәрәкәтеннән самимилек бөркелгән шәфкать туташы эшләү дәверендә күпме балага шатлык бүләк иткәндер, аларны күпме авырудан саклап калырга өлгергәндер. Моны ул үзе генә белә...

Мәлләтамак авылында Шәрифулла абый белән Гөлнәзирә апа гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килгән кыз кечкенәдән үк ак халатлы кешеләргә аерым бер хөрмәт, ярату белән карый. Балалар яраткан, алар дөньясын бөтен нечкәлекләре белән аңлау сәләтенә ия кыз шәфкать туташы булырга хыяллана. Максатына ирешү өчен 1983 елда Минзәлә медицина көллиятенә укырга керә ул. Хезмәт юлын Нарат Асты авылы медицина пунктында башлаган яшь белгеч соңыннан - Островка авылында, бер елдан соң район поликлиникасының балалар консультациясе бүлегендә эшли башлый. Шуннан бирле өч дистә елдан артык балалар табибы Флүр Ханов кул астында үз эшен тел-теш тидермәслек, сокланырлык, башкалар көнләшерлек итеп алып бара ул. 34 ел шәфкать туташы булып эшләү дәверендә күпме сабыйга прививка ясаган, үзенең киңәшләрен биргән ул! Галия Куянова участогына Мөслимнең 16 урамы карый. Участокта барлыгы 814 бала.

- Балаларым Галия апа участогында теркәлгән. Инде өченчесе белән декрет ялында. Табибтан да, шәфкать туташыннан да уңдык. Һәрчак якты йөзле, баларга игътибарлы, олыны - олы, кечене кече итә беләләр. Галия яныннан авыруыңны онытып, җиңеллек алып чыгасың, - ди Мөслимнән Лилия Сәлахова.
Әйе, сер түгел, төксе йөзле, соравыңа теләр-теләмәс кенә җавап биргән, гиппократ антына тугры булырга вәгъдә бирсә дә, салкын карашы белән җанны өтәрдәй ак халатлылар юк түгел.
Бала авырмый тормый. Күпчелек әниләр, бигрәк тә беренче нарасые авырып китсә, нәрсә эшләргә белми аптырап, куркып кала. Галия Куянова исә ял вакыты белән исәпләшми. Шәфкать туташына тәүлекнең кайсы вакытында шалтыратма, сине тыңлый, нинди дару бирергә кирәклеген яхшылап аңлата. Табиб куйган диагноз нигезендә, дәүләт тарафыннан өч яшькә кадәр бушка бирелүче дарулардан файдалану мөмкинлеген дә аңлата. Нинди генә прививка ясаса да, баланың хәле белән кызыксынып, икенче көнне үк шалтыратучы Галия ападан үз балалары үсеп җитеп, оныклары өчен киңәш сораучы әбиләр дә аз түгел.

- Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Бервакыт үз эшем белән Яр Чаллыга баргач, һич уйламаганда 2-3 яшьлек сабыйга ярдәм итәргә туры килде. Эскәмиядә әнисе белән утырган баланың тамагына нәрсәдер тыгылган. Моны күреп алу белән тизрәк ярдәмгә ашыктым. Тиз арада ярдәм итмәсәм, бәлки баланы саклап калып булмас та иде, - ди Галия апа.

Ә тормышта андый хәлләр белән шактый очраша ул. Аның турында үз һөнәрен дөрес сайлаган дип, һич икеләнмичә әйтергә була. Ягымлы, ихлас күңелле әлеге шәфкать туташын нәниләр дә үз итә. Аның һәр хәрәкәтен тын да алмый күзәтергә булыр иде: сак кына үлчәүгә салып баланың - авырлыгын, төрү өстәлендә буен үлчи. Аннан барлык мәгълүматларны баланың шәхси дәфтәренә терки. Яңгырлы көзме, буранлы кышмы, көнме-төнме - патронажда йөргән вакытта табигатьнең холыксызлыгына карап тормый Галия апа. Бала тудыру бүлегеннән яңа гына өйгә кайткан әниләргә сабыйны карау-тәрбияләүгә кагылышлы һәр нәрсәне бөртекләп аңлата. Баланың үсеш чорындагы һәр уңай үзгәрешкә чын күңелдән сөенә ул. Хәләле Олег абый да тормыш иптәшенең хезмәте ни дәрәҗәдә җаваплы булуын яхшы аңлый, аңа терәк-таяныч булып яши.
- Төн уртасында ишек шакучыларга да, "Балам чирли, нишлим икән?" дип, шалтыраткан әниләргә дә ачуланмый Галия. Әниләрен тынычландырып, табиб килгәнче нәрсәләр эшләргә кирәклеген яхшылап аңлата, - ди Олег абый.

Әнә шулай гаилә тормышында да бик бәхетле Галия апа. Йорт-җирләре иркен, чын хуҗа кулы күренеп тора, ихата тулы чәчәк-гөлләр. Тату, матур гаиләдә тәүфыйклы кыз белән ул үстереп, аларны олы тормыш юлына бастырган Куяновлар.
- Оныкларына кадерле әби генә түгел, безнең ашыгыч ярдәмебез дә әни, - ди кызы Лилия, әнисенә булган рәхмәтен яшермичә. - Хәтта "Ничек киендерим икән? Болай булса, туңмасмы яисә артык кызу булмасмы?" дип тә әнигә шалтыратам.

Шәһәр табиблары һәм шәфкать туташларының тупаслыгына, битарафлыгына күнеккән сеңлем дә шәфкать туташы Галия Куянованың кечкенә пациентларына һәм әти-әниләргә булган җылы мөнәсәбәтен, игътибарын күреп, "Мондый шәфкать туташы да була икән! Мөслимлеләр бәхетле!" дип киткән иде.

- Сайлаган һөнәремә бөтен күңелемне биреп эшлим. Хезмәтемнең никадәр җаваплы һәм игелекле булуына эшли-эшли ныграк төшенәм. Сау-сәламәт балалар һәм синең эшенә рәхмәтле әти-әниләр - хезмәтеңә иң зур бәядер ул, - ди Галия апа.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев