Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агромастер тагын бүләк алды

3-15 февраль көннәрендә Казанда “ТатАгроЭкспо” агропромышленность комплексы һәм эшкәртү күргәзмәсе эшләде.

Күргәзмә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән утырышы кысаларында узды. Күргәзмәдә җирлегебездә авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү буенча эшләп килүче “Агромастер” җитештерү компаниясе дә үзенең олы экспозициясе белән катнашты. Күргәзмәне әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен “Агромастер” җитештерү компаниясе ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты һәм өченче дәрәҗә Дипломына, “Казан ЭКСПО” җәмгыятенең Дипломына лаек булды.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев