Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агачларны өшүдән саклагыз!

Үсемлекләрдә кышын да тормыш дәвам итә һәм алмашу процесслары бара.

Җимеш культураларының кышка һәм суыкка чыдам­лыгын арттыру өчен нәрсә эшләргә кирәк? Бу хакта «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең ТР филиа­лы җитәкчесе урынбасары Любовь ЗАНИНА сөйли.

Көз – үсемлекләрнең ял итү, көч туплау чоры. Мондый яшәү рәвеше тынлыкка калу дип атала.

Кышын агач һәм куа­клар тирән йокыга талган­да, матдәләр алмашы тот­карлана башлый һәм күзгә ташланып торучы үсеш тук­тала. Әмма бу үсемлекләрдә яшәү процессларының тулы­сынча тукталуын аңлатмый. Үсемлекләрдә тормыш дәвам итә һәм алмашу процессла­ры бара. Мәсәлән, крахмал шикәр һәм майларга әверелә, шикәр үсемлекләр сулаган ва­кытта тотыла (дөрес, кышын аның интенсивлыгы җәйге чорга караганда 200-400 тап­кыр кимрәк). Кышын агач ту­кымасы интенсив эшли яки яңа күзәнәкләр һәм тукыма­лар җитештерә торган ме­ристемалар барлыкка килү процессы бара. Бу вакытта агач һәм куакларның веге­татив бөреләрендә – яфрак төймәләре, чәчәк бөреләрендә чәчәк элементлары формала­ша.

Кыш кырыс булган ел­ларда яки кышның икен­че яртысында температу­ра кискен үзгәреп торган­да төшле культураларның җимеш (чәчәк) бөреләренә зыян килә, грушаның көзге- кышкы сортлары азрак за­рарлана, алмагачның җимеш бөреләре сирәгрәк зыян күрә. Республиканың кайбер рай­оннарында быел яз слива­да чәчәк бөреләренең туңуы күзәтелде, шуңа күрә бу агачларның чәчәкләре бул­мады.

Ике биологик төшенчәне аера белү зарур. Болар: кышка чыдамлык һәм суыкка чыдам­лык – үсемлекләрнең табигый үзенчәлеге буларак, аларның түбән температураларга кар­шы торучанлыгы.

Кышка чыдамлык. Бу күп төрле тискәре факторлар­га каршы үсемлекләрнең комплекслы чыдамлыгы: кышкы чорда үсемлекләргә көчле салкыннар белән дә, температураның кискен алмашынып торуы, җебү, черү, төньяк җилләрнең әче җилләре һ.б.лар белән очрашырга туры килергә мөмкин. Суыкка чыдамлык үсемлекләрнең критик ха­рактердагы түбән темпе­ратураларга каршы тору­чанлыгын күрсәтә. Салкын чорның дәвамлылыгына ка­рап, бөреләрнең зарарлану дәрәҗәсе төрлечә була. Көчле зыян килгән җимеш бөреләре яз көне ачылмый. Җимеш агачларының төрле сортла­рында җимеш бөреләренә зыян төрлечә килә. Чия белән черешняда зыян аермасы шак­тый сизелә, абрикос һәм слива арасында аерма азрак күренә. Җимеш агачларына ешрак кыш ахырында-яз башында, температура уйнап торган ча­кларда зыян килә. Үсемлекләр тынлык халәтеннән чыккан­нан соң хәтта кыска вакытлы җылыну да аларның актив эшчәнлеге башлануга этәргеч бирергә мөмкин. Тынлык чо­рыннан чыккан үсемлекләргә хәтта аз гына салкыннар да зыян китерергә мөмкин.

Зыян күргән җимеш бөреләре коңгырт төскә керәләр һәм, ачылмыйча, корыйлар, аннан соң коела­лар. Язын азрак зарарланган очракта, бөреләр акрынлап ачылалар, кайчагында тулы­сынча ачылып та бетмиләр, аннары кибәләр. Иртә язда әле ачылмаган бөреләрдә чәчәкнең иң сизгер орга­ны – җимешлеге туңа. Мон­дый үсемлек мул чәчәк ата­чак, әмма уңай шартлар бу­луга карамастан, җимешләре булмаячак. Ә без, тәҗрибә бул­мау сәбәпле, бу сортның ыша­нычлы серкәләндергече, ягъ­ни башка сорты юк, дип са­ныйбыз. Аркылыга һәм буйга киселгән урында бөреләрнең һәм чәчәкләрнең зыян килгән өлеше көрән төстә була.

Төрле сорттагы, шулай ук бер үк сорттагы үсемлекнең чәчәк бөреләренә зыян китерә торган критик температура даими түгел. Кышның икен­че яртысында температу­ра кискен үзгәреп торган ва­кытта яисә көзге-кышкы чор­да иртә салкыннар башлан­ганда чәчәк бөреләренә зыян килү арта. Кырыс кышка кадәр җәйге корылык булган яки үсемлекләр артык дым­лы шартларда, азотлы ту­кландыру җитешмәгән яки артык күп булган шартлар­да үстерелгән елларда чәчәк бөреләренең кышка чыдамлы­гы кискен кими. Агачның урта һәм түбәнрәк өлешендәгегә караганда, үсемлекнең өске өлешендәге чәчәк бөреләренә һәм төрле яшьтәге ботаклары­на зыян көчлерәк була.

Чәчәк бөреләре генә түгел, берьеллык һәм күпьеллык үләннәрнең сабаклары да туңа. Туңуның гомуми билгеләре – үсемлекләрнең яфраклары ваклана һәм гадәти булмаган ачык төскә керә. Ботаклар үз хәлләренә кайтсалар да, үсемлекнең төп сабагы зәгыйфьләнә һәм җиңел сынарга мөмкин.

Җимеш агачларының кай­рылары да туңарга мөмкин. Ул кәүсәдә, ботакларда салкын­нар нәтиҗәсендә чатнап, буй­га сузылып төшкән тирән яры­клар (морозобоин) рәвешендә чагыла һәм ул ботак тарма­кланган урында булса, аеру­ча куркыныч (көчле җил вакы­тында ботак сынарга мөмкин). Морозобоинның аерым төре – иртә язда яки тотрыксыз «җылы» кыш көннәрендә көндезге һәм төнге температу­ралар кискен алышынып тор­ганда, агач кәүсәсендәге сал­кыннан ярылган урыннар ко­яшта “пешәргә” мөмкин. Сал­кыннан ярылудан бигрәк тә штамблы агач ботакларының тармакланган урыннары зыян күрә.

Җимеш культураларының кышкы за р а р л а н у нәтиҗәләрен дәвалауга ка­раганда, булдырмый калу җиңелрәк. Шуның өчен районлаштырылган сорт­ларны гына утыртыгыз. Үсемлекләрне салкын һава җыела торган һәм һава на­чар үтеп керә торган тыгыз туфраклы җирдә утыртмаска тырышыгыз. Агротехниканы үтәгез, үсемлекләрне азотлы ашламалар белән чамадан тыш тукландырмагыз.

Җимеш бирә торган куль­тураларны даими рәвештә һәм дөрес кисеп торыгыз, үсү һәм җимеш бирү арасын­дагы тигезлекне саклагыз, уңышны вакытында җыеп алыгыз, азот белән туклан­дыруны һәм дымландыру­ны чамасын белеп эшләгез, яфракларны һәм ботаклар­ны корткычлар һәм авыру­лар белән зарарланудан са­клагыз. Уңышны җыйганнан соң туфракны тукландыры­гыз. Көз көне, агачлар яфра­кларын койгач, кәүсәләрен агартыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев