Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агачларны корт ашый

– Быел урмандагы агач яфракларын йонлы кара күбәләк корты (гусеница) берни калдырмый ашап бара. Ялангач калган каен, имән агачлары күп. Бакчаларда алмагач, камырлык агачларын да шул корт зарарлый. Непарный шелкопрядка охшаган. Бу корткыч белән ничек көрәшергә? Урман хуҗалыгында нинди дә булса чара күрәләрме?  (Исемем редакция өчен генә).

Әлеге сорауга участок урманчысы Рәфил Асылгәрәев җавап бирә:
– Парсыз ефәк күбәләге (непарный шелкопряд) безгә Азнакай урман хуҗалыгыннан керде. Алар Сарман районының Саклаубаш авылыннан башлап, Түбән Табын тирәсендә, Атлас авылы урманнарында аеруча күп үрчеде. Ефәк күбәләге иң элек йомырка сала, алар кортка әйләнә. Күбәләк корты агачның яфракларын ашый. Тиздән корт күбәләккә әйләнәчәк һәм очып таралачак. Күбәләкләр күпләп йомырка салып калдырса, шушы ук хәл киләсе елга да кабатланырга мөмкин. Табигать, нигездә, үз-үзен контрольдә тота һәм мондый күренеш еш кабатланмый. Ялгышмасам, соңгы тапкыр мондый хәл егерме ел элек булды. Без даими күзәтүләр алып барабыз. Зарарлы кортлар турында мәгълүматны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына юлладык. Күзәтүләрдән чыгып, карарны министрлык кабул итәчәк. Табигать бу күренешне мөстәкыйль рәвештә җиңеп чыга алмаса, урманнарны очкыч белән агуларга тиеш булабыз, чөнки парсыз ефәк күбәләген башка ысул белән җиңеп булмый. Күбәләкләр очып киткәч, зыян күргән агачлар яңадан яфрак яра. Шәхси хуҗалыкларда мондый зарарлы кортлар әлегә теркәлмәде. Бакчаларны, гадәттә, үлән бете (тля) зарарлый. Сезон башында агач-куакларны агуларга була, әмма хәзер соң инде, чөнки агачлар җимешләнде һәм агу кеше сәламәтлеге өчен куркыныч.

Фото– Рixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев