Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агач утырту – изге эш

Агач үстерүгә киң җәмәгатьчелекне тарту максатында җирлегебездә яшь үсентеләр утырту, аларны тәрбияләү ел әйләнәсе дәвам итә.

Агач үстерүгә киң җәмәгатьчелекне тарту максатында җирлегебездә яшь үсентеләр утырту, аларны тәрбияләү ел әйләнәсе дәвам итә. Табигатьнең яшел үпкәсе булган агач-куаклар яшәешебезгә матурлык биреп кенә калмый, безнең саклаучыларыбыз булып, һаваны чистартуда зур роль уйныйлар.

Район үзәгенең Кооператив урамында җәй дәвамында барган төзү эшләреннән соң яшел зона формалаштыру, агач утырту эшләре бара. Узган шимбәдә биредә район Советы һәм Башкарма комитеты, үзәк китапханә хезмәткәрләре, “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе эшчеләре 2000гә якын куак, 200дән артык агач утыртты.

Пушкин урамында исә мәдәният хезмәткәрләре, финанс палатасы, казначылык оешмасы хезмәкткәрләре көче белән 150 төп агач һәм 500гә якын куак утыртылды.

– Мөслимлеләр агач утырту акциясендә бик теләп катнаша. Күбрәк тирәк, миләш һәм каен, табигать шартларына чыдам, дымлылык таләп итмәгән нарат үсентеләре утыртыла, – ди Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкческе Марат Шәймөхәмәтов.

Мөслимдә агач утырту “модасы” моннан биш ел элек башланып китте. Район башлыгы тәкъдиме белән старт алган “Яшел Мөслим” проекты дәвамлы булды. Бүген һәркем агач утырту яисә аны тәрбияләү процессында катнаштым дип әйтә аладыр, мөгаен. Җәй әйләнәсе яшь агачларга, куакларга су сибүне оештырыла. Бу эшләрдә җирлегебезнең барлык оешма-предприятие хезмәткәрләре дә катнаша. 19 октябрьдә эшче яшьләр бердәм булып агач һәм куак үсентеләре утыртты. “Көзге игелек атнасы” кысаларында оештырылган да бу чарага һәркем үз өлешен кертергә тырышты.

– Агач утырту – изге эш. Аны сиңа ышанып тапшырганнар икән, җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Ләкин агачны утырттым да, эш бетте дип уйлау ялгыш. Үзең утырткан агачыңның киләчәге өчен җаваплылык тоярга тиешсең. Үсентеләрнең сабый кебек сизгер булуын да онытмыйк. Изге теләк, ихлас күңел белән утыртылган үсентеләрне кадерләп кенә үстерергә язсын, – ди Кадрия Нуриева.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев