Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Аерылмагыз, аерылмагыз, булса да сәбәпләре...

Белгечләр гадәттә аерылушычылар саны зур шәһәрләрдә күзәтелә дип белдерсә дә, авылларда да таркалган гаиләләр саны кимеми.

Аерылышу – өйләнешеп яшәүче гаиләләрнең никахны гамәлдән чыгару нәтиҗәсендә таркалу процессы. Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда аерылышу процессын суд тәртибендә хәл итү законы кертелә һәм бу чорда илдә аерылышу күрсәткече иң түбән була. 1965 елдан, никахны гамәлдән чыгару процедурасы гадиләштерелгәннән соң, аерылышулар саны даими арта бара. 2002 елда республикада иң зур күрсәткеч – 21 меңнән артык аерылышу теркәлә.

Белгечләр гадәттә аерылушычылар саны зур шәһәрләрдә күзәтелә дип белдерсә дә, авылларда да таркалган гаиләләр саны кимеми. Әле кичә генә, мәңгегә бергә булырга дип, вәгъдәләр биргән яшьләр озак та үтми, суд юлын таптый башлый. Бер-берсенең характерларына өйрәнә генә башлаганда нәрсә сәбәп соң аерылышуга? Кемдер бер-беребезгә туры килмәдек, дип аклана. Кайсына әти-әниләре, туганнары “кысыла”. Тормыш башлап җибәргәндәге матди кыенлыклар да яшьләрне ярыйсы гына сыный. Бүгенге яшьләр – максималистлар. Аларга бүген кирәк, иң күбесе һәм иң яхшысы кирәк. Яшьләр бүген бәхетне “квадрат метрлар” белән, иномаркалар” белән үлчи. Күбесенә әзер фатир да булсын, эче җиһаз белән дә тулсын. Кәттә машина да кирәк, башкасы да... Аңлыйм: “бүген яшәп калырга кирәк”, диярсез. Матди байлыкны тырышып-тырмашып, үзең тапсаң, бәхет сараен үз кулларың белән төзесәң, үзең тапкан малның кадере артыр иде. Аны таркату-җимерү дә кызганыч булыр иде дә бит. Дөнья малы артыннан бергәләп чапканда, характерлар берлеге дә, юкка-барга үпкәләшү дә онытылып торыр иде.

Район ГХАТ бүлегеннән алынган саннарга күз салсак, аерылышучылар язылышучылар санының яртысын диярлек алып тора. Быел, мәсәлән, ел башыннан 116 пар язылышкан, 49 пар аерылышкан. Соңгы өч еллык мәгълүматларны карасаң, таркалган гаиләләр саны 7гә арткан.

– Гаилә кодексы нигезендә, ир белән хатынның балигъ балигъ булмаган балалары, мал-мөлкәтне бүлешү буенча дәгъвалары булмаса, һәм алар икесе дә үзара мөнәсәбәтләрне өзәргә теләк белдерсәләр, аларның аерылышуын ГХАТ бүлегендә рәсмиләштерәбез. Гаилә таркалуга нинди сәбәп булуын сорыйбыз, әлеге парга уйларга бер ай вакыт бирелә. Ни кызганыч, ниятләреннән кире кайтучылар гына аз – бер яки ике пар була, – ди ГХАТ бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова.

Белгечләр аерылышуның күпчелеге никахның беренче 5-10 елына туры килә, дип исәпли. Аерылышучыларның 38 проценты бергә биш елдан да кимрәк яшәгән парлар икән. Нәкъ шушы “кризис” чорында яшьләрне “башка чыгару” ягын караучылар бар. Ә бит тормыш тәҗрибәсе җитеп бетмәгән, күбрәк хис белән эш итүче яшьләр бәхет касәсен челпәрәмә китерергә дә күп сорамый. Миңа калса, үз куышларын булдырганга, бер-берсенең характерына җайлашканга кадәр аларга әти-әни белән яшәү кулайрак. Олылар алдында юкка да әрепләшү, үпкәләшүдән тыелып торырлар, бер аскан казанның ризыгы барысына да җитәр (фатир “снимать” итеп тә күпме акча җилгә оча бит әле), балаларына әби-бабай тәрбиясе дә эләгер иде.

Туксанынчы елларда, илдә барган икътисадый кризистан куркып, күпчелек гаиләләр бер-ике бала алып кайту белән чикләнде. Хатын-кызның теләге булса да, кайбер ирләр, “хәерче үрчетеп булмас, ничек туйдырырсың аларны?” дип, демографик хәлгә кире йогынты ясады. Илдә кризис та бетте, шөкер, балалар да ач-ялангач булмады. Шул чордан соң башланды да инде гаиләдә аз балалык модасы. Шул бер яки ике “алтын бөртеге” тирәсендә әти-әни дә, әби-бабай да “әпипәгә” биеде. Артык иркәләп, үсендереп, үз-үзләрен генә яратучы эгоистлар итеп үстермәдек микән бәгырь җимешләрен? Ник дисәң, шул кризис чоры балалары гаилә кора бүген. Кечкенәдән барлык теләкләрен дә үтәтеп үскән буын сөйгәненнән дә артык күпне таләп итә шул, сабырлыклары да тиз төкәнә, бер-беренә юл да куюны да белмиләр кайчак.

Фонга Унтугызынчы гасырда Россиядә аерылышу гадәттән тыш хәл саналган. Мәсәлән, 1897 елгы халык санын исәпкә алу документларыннан күренгәнчә, ул елда 1000 ирнең – нибары берсе, 1000 хатын-кызның икесе аерылган дип теркәлгән.

Татарстан Республикасы Мөслим суд районы буенча 1 нче санлы суд участогы җәмәгать судьясы Бриллиянт Ханнанова әйтүенә караганда, моннан биш ел элек җәмәгать судында 49 пар аерылышкан. Узган ел бу сан – 52, быелның унбер аенда 32 булган. Гадәттә аерылышучыларның 5-6сы – зурлар.

– Без гаиләне ничек тә саклап калу ягында. Аерылышу нияте белән гариза бирүчеләргә психологлар ярдәмен тәкъдим итәбез. Бу ситуациядә гаиләгә психологик ярдәм күрсәтү хезмәтенең координаталарын бирәбез. Әлегә бу хезмәт Казанда гына. Ярдәмне телефон аша һәм интернет аша “Семейная консультация” сервисында алырга була. Ир белән хатын арасындагы үпкәләрне юкка чыгаруда конструктив сөйләшүнең ярдәме тими калмас, – ди Бриллиант Игамовна.

Җәмгыятьнең нигезен тәшкил итүче гаиләнең аерым бер моделе юк. Һәр гаиләнең үз кыйммәтләре, традицияләре. Гаилә – ышанычлы тыл да, алдагы көнгә бетмәс энергия алу чыганагы да. Сабыйлар да тулы гаиләдә генә бәхетле булып үсә. Балалар хакына булса да, аерылмагыз!

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев