Бу көнне Мөслимдә
Дусларга сүзем бар. Без, классыбыздагы 16 малай, һич икеләнмичә, СПТУга кабул итүләрен сорап гариза яздык. Уналтыбыз да бер группада укыдык.
1985 ел.
29 июнь
Дусларга сүзем бар
Без, классыбыздагы 16 малай, һич икеләнмичә, СПТУга кабул итүләрен сорап гариза яздык. Уналтыбыз да бер группада укыдык.
Училище тормышы кызыклы һәм мавыктыргыч. Социалистик ярыш оештырылган. Беренче курсны тәмамлаганда барлык күрсәткечләр буенча группабыз беренче урынны алды. Львов шәһәренә туристик путевка белән бүләкләндек. Шул ук елны мин Чехословакиягә барып кайттым.
Р. Ногманов.
Башлап үзебез кайгыртабыз
Безнең Катмыш товарлыклы- сөтчелек комплексы да унынчы классны тәмамлап килгән егет һәм кызлар хисабына ел саен тулыланып тора. Хәзер анда яшь савымчылар гына да – 11. Үзара ярышып, ярдәмләшеп эшлибез.
Фирая Хаҗиева, комплекстагы комсомол группасы җитәкчесе. Киров исемендәге колхоз.
Дөнья чемпионатына – Прагага
“Прагага хоккей чемпионатын карарга барасың” дигән хәбәрне ишеткәч, мин ышанмый тордым. Физкультура һәм спорт өлкәсендә активлыгым өчен ВЛКСМ райкомы мине путевка белән бүләкләде.
Чемпионатка бару, социалистик Чехословакия, аның башкаласы белән танышу миндә мәңге онытылмаслык тәэсир калдырды.
Т. Ханов,
Метрәй урта мәктәбенең физкультура укытучысы.
2 июль
Сания өлеше
Гражданнардан договор нигезендә сөт сатып алу буенча узган айда безнең авыл советы беренчелекне яулады. Әлбәттә, бу уңышта сөт җыючы Сания Хаҗиеваның өлеше зур. Ел башыннан 450 центнердан артык продукт җыелды. Мәсәлән, авыл советы башкарма комитеты председателе Клара Шәйхәйдәрова 890 килограмм сөт сатты. Мөшәрәфә Шәйхуллина, Миңсылу Сәлимова, Мәрфуга Шәйгәрданова, Тәскирә Нәгыймова гаиләләре 890-700 килограмм продукция тапшырдылар.
Җ. Сибаева,
Әмәкәй авыл советы башкарма комитеты секретаре.
4 июль
Печәнчеләр янында
Бер читтә кибән куйгыч агрегат хәрәкәт итә. Заһит Мөхәммәтҗанов җыеп куйган печәнне озак еллар механизатор булып эшләүче Өлфәт Миргазизовның ПН-0,8 төягече ташучы транспортка төйи. Терлек азыгы җитештерү цехы начальнигы Илдар Шәмсетдинов эшнең барышы белән таныштырды. Күпьеллык үлән 113 гектар били. Мәйдан чабылып беткән, җыеп кына алырга кирәк. Мелиорацияләнгән җирләрдән файдалану буенча район хуҗалыкара производство берләшмәсенең ярдәме зур. Коллектив кешеләр белән дә, техника белән дә ярдәм итә.
Л. Садриева, махсус корреспондентыбыз.
Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев