Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Аҗаган" уены узды

Аҗаган-башлангыч хәрби әзерлек буенча шәхси күнекмәләрне тормышка ашыруда, сугышчан хәрәкәтләрне имитацияләүдә, хәрби-патриотик һәм спорт эшен камилләштерүдә хис-кичерешләр бирә торган хәрби-спорт бәйрәме

Уен барышында катнашучылар командаларга бүленеп, төрле хәрби-гамәли спорт төрләрендә уен элементлары белән ярышалар.  "Аргамак" ат-спорт мәктәбе янында "Аҗаган" хәрби-спорт уены узды . Анда Мөслимнең өч гомуми белем бирү мәктәбеннән 300дән артык укучы катнашты. Әлеге чараны оештыручылар: мәгариф бүлеге, мәдәни-спорт чаралары дирекциясе," Форпост", мәктәптән тыш эшләр үзәге, МО РОГО ДОСААФ.

Үткәрелгән сынаулар һәм ярышлар нәтиҗәсендә Мөслим лицее укучылары җиңү яулады.Икенче урынны Г. Тукай исемендәге мәктәп укучылары алды. Гимназия командасы өченче урында калды. Җиңүчеләр грамота һәм кубоклар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев