Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

90 яшьлек юбилей

Симәк авыл җирлегендә, бүгенге көндә Краснояр авылында гомер итүче Нәсыйха апа Хәбирова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, Симәк авыл җирлеге башлыгы Рифас Садретдинов, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов барды. Азат Әхмәтҗанов Нәсыйха апага җылы теләкләрен җиткереп, район җашлыгының котлау адресын, ТР Президентының котлау открыткасын, күчтәнәч пакеты тапшырды. Юбилярның иңнәренә, матур традиция буларак, шәл салып, кулларына чәчәк букеты бирде. Авыл җирлеге башлыгы да үз гаиләсе исеменнән бүләк әзерләп алып килгән иде. Бу көнне юбиляр бтк күп җылы теләкләр кабул итеп алды.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев