Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

9 апрельдә «Волга» экспертлар штабының онлайн-утырышы узачак

Экспертлар Путинның төбәкләр башлыклары белән киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча фикер алышачак һәм вирус белән көрәшү буенча Татарстанның гамәлләрен бәяләячәк. Штаб утырышы зум-конференция форматында узачак һәм сәгать 9.00 онлайн трансляцияләнәчәк.

8 апрельдә Россия Президенты Владимир Путин Россия төбәкләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмә барышында Путин Хөкүмәткә бизнеска ярдәм итү программасын әзерләргә кушты, субъектлар башлыкларының игътибарын икътисадны туктатырга һәм предприятиеләр эшен күпләп чикләргә ярамый, дип белдерде. Ил Президенты төбәкләр бюджетларын вируска каршы көрәш максатларына тоту хокукын яңгыратты, әмма субъект башлыкларының җаваплылыгының югары булуын ассызыклады. Президент башлыкларга һәр предприятиенең проблемаларына игътибар итү һәм мәшгульлекне саклап калуга ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте. 

Экспертларт коронавирус эпидемиясе ситуациясендә барлыкка килгән иң яхшы региональ тәҗрибәләрне бәяләячәк. Федераль экспертлар эпидемия шартларында төбәк башлыкларының роле һәм җаваплылыгы турындагы мәсьәләне күтәрәчәк.

Онлайн-дискуссиядә катнашачак:

* Марат Бәширов, «бизнес һәм дәүләт элемтәләре буенча белгечләрнең Милли Лигасы» (GR-лига) коммерцияле булмаган партнерлыгы президенты, Россия сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берлеге каршындагы бәйсез директорлар Милли реестры әгъзасы.
* Алексей Куртов, Россия сәяси консультантлар ассоциациясе президенты.
Михаил Виноградов « "Петербург сәясәте" фонды президенты»
* Аббас Галләмов, политолог
* Александр Малькевич, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, милли кыйммәтләрне саклау фонды президенты

Онлайн-трансляция: 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев