Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

8 сентябрь – Бөтендөнья физиотерапия көне

Бүген район үзәк хастаханәсенең физиотерапия бүлегендә тугыз кеше эшли. Физиотерапия күп төрле авыруларны дәвалаганда кулланыла. Республика хөкүмәте ярдәме белән үткәрелгән капиталь ремонттан соң, хастаханәнең әлеге бүлеге бөтенләй яңача эшли башлады. Бүген биредәюгары стандартларга туры килүче заманча җиһазлар белән дәвалыйлар. Аларның күпчелеге мөслимлеләрнең спонсорлык ярдәме белән алынды. Физиотерапия бүлеге район халкына...

Бүген район үзәк хастаханәсенең физиотерапия бүлегендә тугыз кеше эшли. Физиотерапия күп төрле авыруларны дәвалаганда кулланыла. Республика хөкүмәте ярдәме белән үткәрелгән капиталь ремонттан соң, хастаханәнең әлеге бүлеге бөтенләй яңача эшли башлады. Бүген биредәюгары стандартларга туры килүче заманча җиһазлар белән дәвалыйлар. Аларның күпчелеге мөслимлеләрнең спонсорлык ярдәме белән алынды.

Физиотерапия бүлеге район халкына барлык төр дәвалау процедураларын үткәрә. Иң файдалы һәм нәтиҗәлесе- магнит һәм парафин белән дәвалау. Моннан тыш, хастаханәнең физик сәламәтләнү бүлмәсе дә яңартылган.

- Бүлек хәзер ике урында - хастаханәнең стационар өлешендә икенче катта һәм поликлиника үтү урынында эшли.Амбулатор һәм стационар пациентларга аерым бүлмәләрдә хезмәт күрсәтү клиентларга уңайлы шартлар тудыру максаты белән эшләнде,- ди бүлек җитәкчесе Светлана Муллина.

Физиотерапия бүлеге тәҗрибәле, белемле медицина хезмәткәрләре белән горурлана. Өлкән шәфкать туташы Фиразия Кондратьева (рәсемдә) биредә 1989 елдан бирле эшли.

-Фиразия апа кебек белгечләребез барда, борчылыр урын юк. Бүген ул - коллективны туплап торучы да, җитәкченең уң кулы да, пациентларыбызны якты йөз белән каршы алучы да ,- ди Светлана Альбертовна.

Әлеге райондашыбызның хезмәт юлы тулаем шушы бүлектә үткән. Бөгелмә медицина училищесын тәмамлау белән яшь кыз халык сәламәтлеге сафына баса. Физиотерапиянең оешып эшли генә башлаган елларын да яхшы хәтерли ул.

-Безнең эштә иң мөһиме - халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү. Балалары белән килсәләр, нянька ролен дә үтибез. Нәни пациентларыбыз еласа, клоун булып та уйныйбыз. Нәтиҗә күзгә күренеп торсын. Безгәавырып килгән кеше дәваланырга тиеш,- ди Фиразия Кондратьева.

Алеся Абдуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев