7 декабрь көнне «Сөембикә» журналы үткәргән «Әниләр марафоны»ның финалистлары катнашында «Татар әниләренең беренче форумы» оештырылды
Финалга узган барлык марафончыларга «Сөембикә» журналына яртыеллык подписка, диплом, истәлек бүләкләре тапшырганнар
Форум кысаларында Рамил хәзрәт Юныс "Мәхәббәт телен беләсезме?" дигән темага әңгәмә корды, педиатр Илдус Лотфуллин балаларда заман чирләре турында мәгълүмат бирде, иҗади гаилә - Гүзәл һәм Илназ Баһавиевлар гаиләдә аңлашып яшәү серләре белән бүлеште, коуч Илүзә Әминова хыялларны чынга ашыру юллары буенча тренинг үткәрде.
Әлеге марафонда 6 райондашыбыз - Виктория Газетдинова, Гөлназ Фазлыева, Фәния Хафизова, Гөлнур Салихова, Гөлфинә Әхмәтҗанова, Роза Маракина катнашып финалга узды. Алар 21 көн буена махсус биремнәр үтәп, аларны #әниләр_марафоны хештегы белән ВКонтакте челтәрендәге үз сәхифәләренә урнаштырып барды.
- "Әниләр марафоны"нда узган елны да катнашкан идем, әмма мондый форматтагы чара быел марафончылар өчен беренче тапкыр үткәрелде. Татар рухлы гаиләләр өчен, аларның тоткасы булган әниләр өчен бу бик кирәк, - диде форум эшендә катнашкан Роза Маракина.
Финалга узган барлык марафончыларга "Сөембикә" журналына яртыеллык подписка, диплом, истәлек бүләкләре тапшырганнар.
Фотолар - Роза Маракинаның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев