(«Татар-информ»). Иҗтимагый яшьләр палатасы республика яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы Конституциясе буенча белемне тикшерү өчен онлайн-тест эшләгән.
600дән артык татарстанлы республика Конституциясе буенча белемен тикшергән инде. Тест сорауларына җавап бирүчеләргә 25-34 яшь, дип хәбәр ителә ТР Дәүләт Советының рәсми интернет-порталында.
Конкурс нәтиҗәләре Яңа ел алдыннна билгеле булачак. Иң яхшы нәтиҗәгә ирешкән 100 катнашучыга Конституциянең бүләк нөсхәсе биреләчәк. Калганнарга - электрон сертификат.
Тест сорауларына https://constitution25.tatar/ сайтында җавап бирергә мөмкин.
Нет комментариев