60 яшьтән өлкәнрәкләрне вакцинацияләү турында
Өлкәннәрне вакцинацияләүнең принципиаль үзенчәлекләре юк.
Росстат мәгълүматлары буенча COVID-19дан вафат булганнарның 83 проценты – 60 яшьтән өлкән пациентлар. Бөекбританиядә үткән анализ нәтиҗәләреннән күренгәнчә, вакцинацияләнмәгән 60 яшьтән өлкән гражданнарның үлү ихтималы 50 яшькә кадәр төркемдәгеләргә караганда биш тапкыр югарырак, 80 яшьтәгеләрнең коронавирус инфекциясеннән үлү куркынычы 11 тапкыр артык.
Иммунитет системасына йөкләнеш арту сәбәпле, өлкәннәрдә өзлегүләр булырга мөмкин, шул исәптән вируслы пневмония һәм төрле тромбозлар кебек иң хәтәрләре. Бу өзлегүләр үлем белән тәмамланырга мөмкин. Шул сәбәпле бүген 60 яшьтән өлкән кешеләргә COVID-19га каршы вакцина ясату бик кирәк һәм беренче чиратта үткәрелергә тиеш.
Ө л к ә н н ә р н е вакцинацияләү үзенчәлеге нәрсәдә?
Ө л к ә н н ә р н е вакцинацияләүнең принципиаль үзенчәлекләре юк. Башка яшь төркемнәрендәге кебек үк, вакцинаны хроник авырулар көчәймәгән вакытта ясатырга кирәк. Күптөрле авырулар булганда вакцинация алдыннан дәвалаучы табиб белән киңәшләшү шарт.
Процедура турында нәрсә белергә кирәк? Прививкадан соң яшьләрнең һәм өлкәннәрнең үзләрен ничек хис итүләрендә аерма бармы?
Вакцина ясатыр алдыннан махсус медицина персоналы зарары булу-булмауны аныклый. Кискен авырулар (ОРВИ, кискен эчәк инфекцияләре һ.б.) булганда, хроник авырулар көчәйгәндә, элек ачыкланган авыр аллергик реакцияләр булганда, алда ясалган дозадан авыр өзлегүләр күзәтелгәндә вакцинация үткәрелми. Препарат кулбашы мускулы эченә кертелә. Прививка урыны бераз авыртып, кычытып, шешенеп, кызарып торырга, тән температурасы күтәрелергә, мускуллар, буыннар сызларга, хәлсезлек күзәтелергә мөмкин. Кагыйдә буларак, барлык симптомнар да 1-3 көн эчендә үтә. Иммунитет җавабының яшь үзенчәлекләре белән бәйле рәвештә 60 яшьтән өлкәнрәкләр, яшьләргә караганда, прививканы җиңелрәк кичерәләр.
Өлкәннәрдә иммунитет җавабы акрынрак формалаша, диләр.
60 яшьтән өлкән кешеләр арасында иммунитет җавабы акрынрак һәм азрак формалашу очраклары еш күзәтелә. Бу физиологик үзенчәлекләр белән бәйле. Иммунитка физик активлыкның җитмәве, саф һавада аз булу, ашказаны- эчәк тракты авырулары, витаминнар һәм минераллар җитмәү дә тәэсир итә. Иммунитет дефициты ачыкланган очракта табиб белән киңәшләшергә кирәк.
Диабет, йөрәк-кан тамырлары, буыннар авыруы кебек хроник чирләр булганда ничек вакцинацияләнергә?
Һәр хроник авыру вакцинация ясату өчен өстәмә күрсәткеч булып тора. Прививканы хәл стабиль булганда, терапия схемасын сайлап ясарга кирәк.
Даими рәвештә дарулар эчү һәм вакцина ясату. Өлкән яшьтәге кеше кабул итә торган дарулар арасында вакцина тәэсирен киметүче препаратлар бармы?
Андый препаратлар юк. Күпчелек очракта даруларны элек сайлаган схема буенча кабул итүне дәвам итәргә кирәк. Әмма кайбер дарулар иммунитет җавабын барлыкка китерүне киметергә мөмкин. Бу – ревматологик һәм онкологик авыруларда озак вакытка билгеләнүче цитостатик һәм кортикостероидлар. Мондый терапия алучы пациентларга вакцинация алдыннан дәвалаучы табиб янына керү мәҗбүри. Табиб зарар булу-булмауны аныклый, мөмкин булганда дозаны коррекцияли.
Авыруны үткәргән өлкәннәргә прививканы ничек ясатырга?
COVID-19ны кичергән өлкән яшьтәге кешенең ярты елдан соң кабат авыру куркынычы арта. Шуңа күрә авырып терелгән барлык кешегә дә алты айдан соң, ПЦР-тест нәтиҗәсе тискәре булган очракта, кабат вакцина ясатырга кирәк.
Грипптан прививка ясатырга кирәкме? Яисә ковидтан гына ясатыргамы?
Коронавирустан вакцина ясатудан тыш, өлкәннәргә гриппка каршы да вакцина ясатырга кирәк. Чөнки һәр вакцина билгеле вирусларга каршы антитәнчекләр эшләп чыгаруга китерә һәм башка инфекцияләргә каршы торучанлыкны бик азга гына арттыра. Төрле вакциналар ясау интервалы бер айдан ким булмаска тиеш. Хәзерге вакытта ике вирусның да компонентлары булган вакцинаны тикшерү бара. Аның нәтиҗәлелеге исбатланган очракта берьюлы гриппка һәм коронавируска каршы вакцина ясата алачакбыз.
Өлкәннәргә ничә яшькә кадәр вакцина ясатырга була? 80-90 яшьтә ясарга ярыймы?
“Спутник V”ны һәм “ЭпиВакКорона”ны 18 яшьтән, яшь чикләүләренә бәйсез рәвештә кадатырга ярый. 80 яшьтән өлкәнрәк пациентлар арасында COVID- 19дан үлүчеләр күбрәк дигән статистиканы исәпкә алып, мондый яшьтә булу вакцина ясату өчен өстәмә күрсәткеч булып тора.
Вакцинациядән соң нәрсәне истә тотарга кирәк?
Вакцинация авырып китү куркынычын, аның авыр формада үтүен һәм үлү очракларын киметә, әмма тулысынча булдырмый калмый. Шуңа күрә вакцина ясатканнан соң да барлык саклану чараларын күрергә кирәк. Иммунитет җавабы ике компонентлы вакцинаның беренче дозасын керткәннән соң 42-45 көн эчендә формалаша. Ягъни бу чорда вакцинаның саклау көче әле юк һәм куркынычсызлык чараларын төгәл үтәргә кирәк: мөмкин булган очракта кеше күпләп йөри торган урыннарда йөрүне минимумга кадәр киметергә. Өйдән тыш, транспортта маска кияргә, дистанцияне сакларга, кулларны ешрак юарга, дезинфекция чаралары кулланырга кирәк.
Антитәнчекләр булса, өлкәннәргә ревакцинация ясау кирәкме?
Р е в а к ц и н а ц и я антитәнчекләр дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә кирәк. Чөнки тикшеренүләр күрсәткәнчә, алты айдан соң иммунитетның саклау дәрәҗәсе шактый кими һәм профилактика ышанычлы булмый.
Прививкадан соң авырган очракта нәрсә эшләргә?
Прививкадан соң респиратор инфекция билгеләре барлыкка килсә, өйдә калып, табибны чакырырга һәм аның бөтен күрсәтмәләрен үтәргә кирәк. COVID-19 расланган очракта кичекмәстән дәвалый башларга кирәк. Дәвалауда принципиаль аерма юк.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев