Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

350 меңнән артык татарстанлы Covid-19 кайнар линиягә мөрәҗәгать итте

Узган елның ноябреннән башлап Татарстан Республикасында коронавирус йогышы мәсьәләләре буенча халык консультациясе өчен Бердәм контакт-үзәк эшли.

122 нче кайнар линия операторлары татарстанлылардан 350 687 шалтырату кабул иткән. Бу хакта ТР Финанслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Министрлык мәгълүматлары буенча, контакт-үзәккә шалтыратулар саны 2 меңгә якын мөрәҗәгать итүчеләрне коронавирус симптомнары барлыкка килгәндә нишләргә, табибны өйгә чакыру; вакцинациягә язылу һ.б. кызыксындыра.
Соңгы опция агымдагы елның гыйнвар аеннан ук мөмкин булды, аннан 16 меңнән артык кеше файдаланган инде.
Җавапны көтүнең уртача вакыты – 6 секундтан артык түгел, ә сөйләшүнең уртача вакыты-2,5 минут. Республика халкына сменага 70 оператор консультация бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев