Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

25 мең сумнан колак каккан

Ел башыннан җирлегебездә биш мошенниклык очрагы теркәлде.

“Халыкка уяулыкны югалтмаска кирәклеге турында күпме аңлатсак та, алданучылар бар. Сал.Мухан авылыннан 1983 елгы ир-ат, “Авито” аша товар алам дип, 25 мең сумнан колак каккан. Икенче очракта алдарлар үз кармагына Приют Шуран авылыннан 1984 елгы ир-атны “эләктергән”. Үзен Саклык банкы хезмәткәре дип таныштырган мошенник: “Мошенниклар сезнең исемгә кредит алырга тели”, дигән уйдырма белән Шуран кешесенең картадагы акчасын үз исәп-хисап счетына күчертә. Райондашыбыз картасыннан башта – 17 255 сум, аннары 16 мең сум һәм 27 мең акчасын күчерә. Бүгенге көндә тикшерү эше бара. Банк хезмәткәре дип шалтыраткан кешеләргә ышанмагыз! Банк хезмәткәре беркайчан да, шалтыратып, карта номерыгызны сорамый һәм акча күчертми. Банк картасының номерлары конфиденциаль һәм аны картаны кулланучы үзе генә белергә тиеш. Сездән башка беркем дә кредит рәсмиләштерә алмый! Җиңел юл белән баерга теләүчеләрнең корбаны булмагыз!” – ди район эчке эшләр бүлегенең уголовный розыск бүлеге җитәкчесе Булат Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев