Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

22 декабрьдә энергетиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Энергетиклар көне - энергетика системаларын булдыру һәм аларга хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр, көндез дә, төнлә дә халык хуҗалыгының иң мөһим тармагында җаваплы постта торучылар бәйрәме. Аларның хезмәте ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген аңлар өчен, тормышыбызны берничә генә минутка яки сәгатькә электр энергиясеннән башка күз алдына китереп карыйк.

Көндәлек тормышыбызның күп өлешен яулап алган электр җиһазлары һәм халыкка хезмәт күрсәтү биналары эшчәнлеге, гомумән, бар нәрсә үле тынлыкта калыр иде. Димәк, нәкъ менә энергетикларның намуслы хезмәте нәтиҗәсендә алда телгә алган уңайсызлыклар белән безнең очрашканыбыз юк.

Мөслим электр станциясе коллективы һөнәри бәйрәмнәрен нинди уңышлар, нинди үзгәрешләр белән каршылый соң? Агымдагы ел район тормышында зур вакыйгалар белән истә калган кебек, район электр челтәрләре җәмгыяте эшчәнлеге дә быел үзенчәлекле булды, дияргә кирәк. Ел да башкарылучы капиталь ремонт кысаларында Елгабаш, Олы Чакмак, Рус Шуган авыллары фермаларында 380 вольтлы һава линияләре яңартылса, иң зур эшчәнлек - ул район үзәгенең электр линияләрен үзгәртү. Мөслимнең үзәк өлешендә ут баганаларының саны бермә бер кимеде. Бу 10 кВт көчәнешле линияләрне сүтеп, 3 км озынлыкта кабель линияләрен ясау нәтиҗәсендә барлыкка килде. Беренчедән, яңа линияләр күпкә ышанычлы һәм куркынычсыз. Икенчедән, баганалар саны кимү эстетик матурлык булдырырга ярдәм итте. "Казан шәһәрендә урнашкан "Сетевая компания" җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев тарафыннан безгә 15 млн сумлык ярдәм күрсәтелгән иде. Бу ярдәмне күрсәткән Илшат Шәеховичка һәм аны алуда булышлык күрсәткән район башлыгы Рамил Муллинга рәхмәтебезне белдерәбез", - ди Әлмәт электр челтәрләренең Мөслим районы электр станциясе җитәкчесе Кәрим Сәлимгәрәев.

Моннан тыш, ел дәвамында 12 трансформатор подстанцияләре сүтелеп, алар урынына барлык таләпләргә дә җавап биргән 2 КТП төзелгән. Яңа абонентлар өчен район үзәгендә 2 км озынлыкта яңа линия булдырылган. Бүгенге көндә Елгабаш авылы электр линияләре челтәрен яңарту эшенә алынганнар.

Район электр станциясендә барлыгы 56 кеше эшли. Коллектив тулаем өч төркемгә бүленгән. Оператив-диспетчер группасында тәүлек әйләнәсе электр белән тәэмин ителешне контрольдә тотучы 5 диспетчер хезмәт куя. Оператив-чыгып йөрүче группада 10 электромонтер һәм дежур подстанциядә 5 мастер бар. Мөслим һәм Үрәзмәт авылларында урнашкан мастер участоклары да электр челтәрләренең төзек эшләвен тәэмин итәләр, ремонт эшләрендә катнашалар. Хезмәт күрсәтү группасы счетчиклар тикшерү, учет алып бару, яңа абонентларны тоташтыру эше белән мәшгуль.

Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан энергетикларга уңышлар телибез. Намуслы хезмәтегез турыдан-туры җәмгыятьнең имин яшәвенә бәйле. Урам һәм йортларбызны балкытучы электр утлары яктысы гаиләләрегезгә дә бары иминлек китерсен!

Алеся Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев