Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2021 елда Татарстанда 2,6 млн. кв. метрдан артык торак төзергә планлаштыралар

Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.

Татарстанда быел 2 млн.670 мең кв. метр торак төзү планлаштырыла. Бүгенге көндә план 3,9% ка үтәлгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Айзатуллин искә төшергәнчә,иң мөһим юнәлеш, бигрәк тә республикага ун еллык перспективага куелган бурычлар яктылыгында-торак төзелеше.
Министр билгеләп үткәнчә, социаль ипотека программасы буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды 161 йортка (5 159 фатир) инвестпрограмма формалаштырган. Хәзерге вакытта алты йорт файдалануга тапшырылган. 
2021 елда коммерцияле төзүчеләр 164 күп фатирлы йортны тапшырырга тиеш. Җиде объект әзер һәм файдалануга тапшырылган. 40 йорт әзерлекнең югары дәрәҗәсендә, 49ы — уртача, 68е — түбән дәрәҗәсендә.
2021 елда индивидуаль торак төзелеше программасы буенча 8 330 йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бүгенге көндә 30 йорт төзелгән инде.
Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары нигезендә 738 гаилә, шул исәптән 636 ятим бала, 45 күп балалы гаилә, 48 яшь гаилә һәм тугыз граждан-мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр торак алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев