Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2019 елдан пенсионерларны нинди үзгәрешләр көтә?

Җирлегебездә 7196 кеше пенсия һәм пособие ала. Картлык буенча пенсиягә чыгучылар саны – 5870 кеше. Аларның 729ы хезмәт коллективларында эшли. Картлык буенча пенсиянең уртача күләме – 12427,11 сум. Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә ГАНИЕВА белән әңгәмәбез пенсия системасындагы үзгәрешләр, киләсе елда үз көченә керәчәк яңалыклар турында.

– Фәридә Урмановна, 2019 елдан пенсионерларны нинди үзгәрешләр көтә?
– РФ Президенты пенсия системасын тотрыклы итү турындагы федераль законга кул куйды. Аның нигезендә пенсия яше ир-атлар өчен – 65, хатын-кызлар өчен 60 яшь дип билгеләнде. Пенсия яшенең арту процессы 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап 10 ел дәвам итәчәк.
– Үзгәрешләр бөтен кешегә дә кагылачакмы?
– Беренче этаптагы үзгәрешләр 1959 елгы ир-атлар һәм 1964 елгы хатын-кызларга кагылыр, дип көтәбез. Бу 2019 елда 60 һәм 55 яшь тулучыларга кагылачак. Күчеш чорын исәпкә алып, аларга 2019 елның икенче яртысында яисә 2020 елның беренче яртысында пенсиягә чыгу хокукы бирелә.
– Укытучылар, медицина хезмәткәрләре өчен ташламалар каралганмы?
– Аларга махсус пенсиягә чыгу вакыты билгеләнмәгән, эшеңдә стаж бару мөһим. Пенсиягә чыгу вакыты быелның 31 декабренә гамәлдә булган закон нигезендә билгеләнә. Мәсәлән, укытучының педагогик стажы 25 ел булса, ул 2019 елда пенсиягә чыга. Тик “Президент льготасы”н исәпкә алып, 6 айга соңрак чыгачак.
– Фәридә Урмановна, пенсия яшен арттыру ике ел чамасы элек башланды кебек...
– Әйе, ләкин күпләр моны хәтерләми. Иң беренче булып дәүләт хезмәткәрләренең пенсия яше артты. Картлык буенча иминлек пенсиясен алу өчен дәүләт хезмәткәрләре пенсия яшенә җитәргә тиеш. 2018 елда ул ир-атлар өчен – 61, хатын-кызлар өчен 56 яшь тәшкил итте. Алга таба ул, ел саен арта барып, 2032 елга кадәр 65 һәм 63 яшькә җитәчәк. Яңа закон нигезендә әлеге категория гражданнар өчен пенсия яше 2021 елга кадәр ел саен бер елга озайтылып барачак.
– Ташламалар кайсы категория гражданнарга каралган?
– Авыр һәм зыянлы хезмәт башкаручылар – шахтерлар, “кайнар цех” хезмәткәрләре, күмер сәнәгате, химик җитештерү, тимер юл өлкәләрендә эшләүчеләр, чернобыльчеләр, социаль льготникларга ташламалар саклана. 40 ел стажы булган ир-атлар һәм 37 ел стажлы хатын-кызлар пенсиягә ике елга иртәрәк чыга ала. Мәсәлән, 1967 елгы хатын-кыз яңа кагыйдәләр буенча пенсиягә 59 яше тулгач, 2026 елда чыгарга тиеш. Әгәр аның 37 ел эш стажы булса, ике елга иртәрәк чыга, дигән сүз. Ләкин шуны исегездә тотыгыз – стаж елларына “иминиятләнмәгән” вакыт кертелми. Болар – белем алу, армиядә хезмәт итү, декрет яллары.
– Күпбалалы әниләргә нинди ташламалар каралган?
– Күпбалалы әниләр пенсиягә иртәрәк чыга, әлбәттә. Өч баласы булганнар – 57, дүрт баласы булганнар – 56 яшьтә, биш һәм аннан да күбрәк балалы әниләр, бүгенге кебек, 50 яшьтән пенсиягә чыга алачак.
– Пенсияләр дә артамы? Яңа елда индексация күләме күпме булыр икән?
– Яңа закон нигезендә 2019 елдан 2024 елга кадәр ел саен 1 гыйнвардан пенсияләрнең артуы көтелә. Эшләмәүче пенсионерларның 1 гыйнвардан пенсиясе 7,05 процентка артачак. Эшләүче пенсионерларның пенсиясе артмаячак. Әлеге категория гражданнар өчен индексация инде 2016 елдан бирле үткәрелми. Ләкин аларның пенсияләрен кабаттан исәпләү, шәхси исәпләү мәгълүматлары нигезендә, пенсионерның гаризасыннан башка да һәр елны 1 августта башкарылып килә.
– Пенсия алды яше дип кайсы вакыт исәпләнә?
– Пенсиягә чыгарга биш ел кала граждан пенсия алды яшендә, дип исәпләнә. Пенсия алды яшендәгеләрне нигезләнмәгән рәвештә эштән азат иткән яисә эшкә кабул итмәгән оешма җитәкчелегенә штраф яисә төзәтү эшләре билгеләү яный. Пенсия алды яшендәгеләргә түләүсез диспансеризация узу өчен эш бирүче, хезмәт хакын саклаган хәлдә, ел саен ике көн бирергә бурычлы.
– Фәридә Урмановна, пенсия яше буенча яңа закон үз көченә керсә дә, иминиятләнгән затларга пенсия тупланмалары хисабына түләүләр алу мөмкинлеге сакланамы?
– Әйе, иминиятләнгән затлар – 60 яше тулган ир-атлар һәм 55 яше тулган хатын-кызлар бер тапкыр бирелә торган акчаны һәм ашыгыч пенсия түләвен (срочная пенсионная выплата), ягъни тупланма пенсия алырга хокуклы. 2019 елдан башлап, пенсиягә чыкканчы ук, пенсия тупланмалары средстволарын алырга мөмкин булачак. Авылда яшәүче һәм эшләмәүче пенсионерларның авыл хуҗалыгы өлкәсендә 30 ел эш стажы булса, 2019 елның 1 гыйнварыннан иминият пенсиясенең билгеләнгән түләвенә 25 процент күләмендә өстәмә түләү кертелә. Безнең районда шундый 1783 кеше бар, аларның пенсия эшләре буенча әзерлек башланды инде.
Әңгәмәдәш – Лилия ШӘЙМИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев