2018 елда физикадан Бердәм дәүләт имтиханына астрономия буенча бирем өстәячәкләр, дип хәбәр итә "Интерфакс", Россия Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенә (Рособрнадзор) сылтама биреп.
Шулай ук 2018 елгы БДИ һәм ТДИ биремнәренең төзәтмәләр проекты буенча, рус әдәбияты имтиханына инша язу өчен дүрт тема тәкъдим ителәчәк.
Болардан кала, рус теле һәм химия буенча Бердәм дәүләт имтиханына тагын бер бирем өстәячәкләр, ә информатика имтиханында программа мисалларын ачыклау соралачак.
Нет комментариев