2014 елда район эчке эшләр бүлеге тарафыннан 600 литр Казахстан аракысы тоткарланган
Илдә спиртлы эчемлекләргә бәяләр арту сәбәпле, Казахстан аракысы Татарстанга актив рәвештә керә башлады. 2014 елда район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, "Газель" машинасын тоткарлап, Казахстанда эшләнгән 1200 шешә - 600 литр алкоголь продукциясен алды.
Быел полиция хезмәткәрләре рейд барышында тагын 23 данә шундый аракы табып алды. Белгечләр фикеренчә, спиртлы эчемлекләр ясау өчен, әлеге республикада бөртекле культуралар түгел, ә Кытай һәм Әзербайҗаннан төрле юллар белән керүче техник спирт кулланыла. Бу исә кеше сәламәтлеге өчен аеруча куркыныч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев