Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

19 апрель – Бердәм хәрәкәтләр көне

19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында нацистлар һәм аларның булышчылары тарафыннан совет халкына карата геноцид (юк итү) үткәрү истәлегенә Бөтенроссия бердәм хәрәкәтләр көне билгеләп үтелә. Узган ел Бердәм хәрәкәтләр көнендә – дөньядагы 22 ил, Россия Федерациясенең 82 субъекты, барлыгы 7,6 млн кеше катнашты.

1943нче елның 19 апрелендә СССР Югары Советы Президиумының совет гражданнарын һәм әсир кызылармиячеләрне үтерүдә һәм җәзалауда гаепле немец-фашистлары, шпионнар, совет гражданнары булган сатлыкҗаннар, аларның тарафдарлары өчен җәза чаралары турындагы 39нчы санлы указы басыла. Документ нацистларның оккупацияләнгән территорияләрдә тыныч халыкны юк итү буенча максатчан һәм масштаблы сәясәтен һәм җинаятьләрнең җәзасы булырга тиешлеген тануның беренче факты иде.

Бу көнне илебезнең барлык белем бирү оешмаларында педагоглар, тарихчылар һәм психологлар командасы тарафыннан булдырылган чара үтәчәк. Чарада катнашучылар үзләрен тарихи персонажлар урынына куеп, гади булмаган сайлау юлына баса. Барлык ситуацияләр дә булган вакыйгаларга корылган һәм безне  я Аджимушкайның таш чыгару урыннарына яисә Брянск өлкәсенең Хацунь авылына, камалышта калган Ленинградка алып китә.

Бердәм хәрәкәтләр көнендә һәркем катнаша ала. Моның өчен социаль челтәрләрдә #безсрокадавности, #19 апреля мәҗбүри хештеглары белән геноцидка карашың турында пост урнаштырырга кирәк.

РФ Иҗтимагый палатасы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев