Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“16нчы регион” кызыклары бер сәхнәдә!

Октябрь аенда районда зона турларында Шаяннар һәм тапкырлар клубы ярышлары гөрләде. Бу сезон уеннары “16нчы регион” дип исемләнде.

Октябрь аенда районда зона турларында Шаяннар һәм тапкырлар клубы ярышлары гөрләде. Бу сезон уеннары “16нчы регион” дип исемләнде. Бәйгенең Иске Карамалы, Симәк, Ташлыяр, Метрәй авылларында узган беренче турында 16 авыл җирлеге командасы тапкырлыкта көч сынашты. Конкурс нигезләмәсенә яңалыклар да өстәлүен әйтергә кирәк. Заманча КВН таләпләренә туры килүче конкурслар һәм легендар комсомолның бер гасырлык юбилее тематикасы да читтә калмады.

Үз җирлекләренә кагылышлы шаян күренешләр, сәхнәне тоемлау, юмор хисе, җанатарлар тудырган җылы атмосфера, командаларның үзләрен кыю тотуы, егет-кызларның сәхнәдә тудырган кызыклы күренешләре беркемне дә битараф калдырмады. Командаларның чыгышы мәдәният учакларын җанландырып җибәрде.

Зоналарда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән командалар юмор көрәшенең финал ярышына чакыру алды. 3 ноябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында алма төшәр урын да юк иде. “Шундыйлар” (Исәнсеф), “Кызлар-йолдызлар” (Октябрь), “Кәҗәкәйләр” (Вәрәшбаш), “Тапкыр татар” (Тойгелде), “Яңа мыек” (Яңа Усы) һәм “Кырмыскалар” (Метрәй) командалары “КВН – 2018” конкурсының финалында очрашты. Тамашачыга күптән таныш командалар белән беррәттән Тойгелде авыл җирлеге егет-кызлары Мөслим сәхнәсендә тәүге адымнарын ясады. Һәр команда конкурсның темасына туры килүче чыгыш әзерләнгән, үз җирлекләрендәге көнүзәк борчуларны шаян такмакларга салганнар. Чытырдап торган кызлар арасында бер асыл егет – бу Октябрь җирлегенең “Кызлар-йолдызлар” командасы. Алар, һәрьяклап осталыкларын күрсәтеп, тамашачы мәхәббәтен яуладылар. Кәбестә яратучы кәҗә-егет, иң зур җанатарлар армиясе, зеңгелдәп торган кыңгыраулар, залдагы халыкны көлдерү өчен бар алымнарны куллану – “Кәҗәкәйләр” командасы стиле.

Ике ел рәттән чемпион титулына лаек булган “Шундыйлар” командасы сәхнәгә чыккач, тамашачы Татар лигасы, Югары лига КВН уеннарында утыргандай хис иткәндер, мөгаен. Заманча стильдә киенү, детальләренә кадәр уйланылган номерлар команданың чын КВН йөзе булуын күрсәтә. “Шундыйлар”ны әйдәүче егетләр кала сәхнәләрендә чыныгу алган, инстаграм челтәре аша яшьләргә яхшы таныш Рамис һәм Алмаз (dnevnik_tatarina, kur_den аккаунтлары) профессиональ дәрәҗәдә чыгышлары белән тамашачыларга энергия һәм көч бүләк итте. Команда киләсе елга районыбыз данын республика дәрәҗәсендә якларга теләк белдерде.

“Яңа мыек” командасы – быелгы сезон ачышы! Мәктәп укучылары гына димәссең, актерлык осталыгы, камил сөйләм теле, сәхнәдә тудырылган образларның тулы ачылышы, шаян күренешләр белән залны үзенә каратты алар. Күпләр өчен таныш булган мәзәкләр дә команда капитаны Тимур Кондратьев тарафыннан яңача яңгыраш алды. “Яңа мыек” уенчыларының осталыгына бер генә тамашачы да битараф калмагандыр.

Нихаять, чират ШТМ “ветераннары” – “Кырмыскалар” командасына җитте. Метрәйлеләр, һәр елдагыча, зур команда булып (җанатарлары да күп иде), үзләренә генә хас кызыклар һәм мәзәкләрне “ишәккә җигеп” килгәннәр. Ишәк чыннан да бар иде, безне ул “подиумдагы дефеле”сы белән сөендерде. Рүзәл Минһаҗев каләме ярдәмендә тудырылган “Мөслим пышылдавы”, “Комсомол яшьләре” күренешләрен тамашачы җылы кабул итте. Гомумән, һәр команданың йөзен билгеләүче “изюминкасы”, үз юмор стиле булуын күрдек. Өч сәгать вакыт сизелми дә узып китте.

Финал үткән кичтә үк интернет челтәре киңлекләрендә фикер алышу башланды. КВН уеннары зур резонанс тудырды, фанатлар үз кумирын мактады, оештыручылар, көндәш командалар, хөкемдарлар адресына төче һәм кинаяле сүзләр яудырды. Ә нәтиҗәләр түбәндәгечә: беренче урында – “Кырмыскалар”, икенчедә – “Яңа мыек”, өченче урында – “Шундыйлар” командасы. Язмамны “Мөслим пышылдавы”ндагы “битлек”ле бер кулланучы сүзләре белән тәмамлыйсым килә: “Яшәсен Мөслимдә юмор хисе, яшәсен Мөслимдә КВН”!

Эльвира Гәрәева,

район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев