Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

13 чыршы бәясе

Район прокуратурасы 36 яшьлек М.га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты.

Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 260 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (рөхсәтсез шактый күләмдә урманда агач кисүдә) гаепле дип тапты. Судта ачыкланганча, 2019нчы елның 20 декабрендә 13.00 сәгать тирәсендә Усы урманчылыгы биләмәсендә М. кул пычкысы белән диаметры 12 сантиметр булган 13 төп яшь чыршы кисә. Нәтиҗәдә “Минзәлә урманчылыгы” дәүләт казна учреждениесенә 24414 сум зыян салына. Җинаять эшен карау вакытына зыян капланмаган. 
Гаепләнүче үз гаебен таныды. Суд аны гаепле дип таныды һәм 300 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Суд шулай ук гражданлык суд эшләрен башкару тәртибендә Минзәлә урманчылыгының гражданлык дәгъвасын канәгатьләндерүгә хокукын таныды.  

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев