114 җинаять теркәлгән
Гомуми алганда, җинаятьләр саны кимесә дә, аерым категорияләр буенча җинаятьләрнең артуы күзәтелә.
Узган җомгада район эчке эшләр бүлегенең отчет җыелышы үтте. Җыелышта бүлекнең 2021 елдагы оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясалды, киләсе чорга бурычлар билгеләнде.
– 2021 елның 12 аенда район территориясендә 114 җинаять теркәлгән. Бу – 2020 елның шушы чоры белән чагыштырганда, 13 процентка кимрәк, дигән сүз (узган ел – 131). Шул ук вакытта кеше үтерү, көчләү очраклары – 100 процентка, урлау – 9,5 процентка, торак биналардан урлаулар 150 процентка арткан, – диде район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мөхәмәтҗанов.
Складлардан һәм төрле сәүдә нокталарыннан урлау, янап акча алу фактлары 2020 ел дәрәҗәсендә калган. 2021 ел нәтиҗәләре буенча җинаятьләрнең гомуми ачылышы 64,3 процент тәшкил иткән. Бу – 2020 елның шушы чоры белән чагыштырганда 10,9 процентка кимрәк.
Иң җитди җинаять “Август- Мөслим” агрофирмасында кылынган. Караклар агрофирма складыннан 960 литр фунгицид урлаганнар. Угрының кем булуы ачыкланган, җинаятьче хөкем ителгән.
Икенче җинаять талау белән бәйле. Мөслимнең “РусАлка” кибетендә җинаятьче, сатучыга пычак белән янап, кассадагы акчаны алып кача. Җинаять “кайнар эзләр” буенча ачыла. Тикшерү эшләре дәвам итә.
2020 елда район эчке эшләр бүлеге юл-транспорт фаҗигаләре һәм аларда һәлак булучыларның күп булуы (5 кеше үлгән, 21 кеше каты яраланган) сәбәпле тәнкыйтькә эләккән иде. Районда аварияләр саны арту сәбәпле бүлек аерым контрольгә дә алынды.
– 2021 елда районда юл- транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучылар юк, ләкин 7 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Юл- транспорт травматизмын кисәтү буенча эш тагын да активлаштырылды. Узган ел спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә иткән 92 машина йөртүче тоткарланды. 16 факт буенча РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылды, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Узган елның маенда Казанның 175 санлы мәктәбендә булган вакыйга мәгариф учреждениеләренең и м и н л е г е н я н әд ә н тикшерүне таләп итте. Район территориясендә экстремистлык һәм террорчылык күренешләренә юл куймас өчен бүлек хезмәткәрләре укучылар белән профилактик эш алып барды һәм тикшерүләр үткәрде.
– Росгвардиянең лицензия- теркәү хезмәте белән берлектә утлы корал теркәлгән кешеләрдә аның саклану шартларын тикшердек, – ди Рөстәм Мөхәмәтҗанов. – Быел икътисад һәм коррупция юнәлешендәге авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылган затларны ачыклау юнәлешендә эшне активлаштыру, хезмәт сыйфатын күтәрү кирәк.
Лилия Шәймиева.
Фото – эчке эшләр бүлеге архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев