Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

11 мартта ни өчен бөтен Россия халкы интернетта утырачак?

Быел һәр елны математикадан узучы Бөтенроссия контроль эше 11 мартта булачак, дип хәбәр итә «Яндекс» компаниясе. Контроль эш мәктәп базасы программасы белән чишәрлек ун мәсьәләдән торачак. Татарстан халкы математикадан белемнәрен онлайн-режимда яки Казан федераль университетында тикшерә ала. «Что и требовалось доказать» сайтында 12.00 сәгатьтән башлап биремнәрне тәүлек дәвамында алып булачак....

Быел һәр елны математикадан узучы Бөтенроссия контроль эше 11 мартта булачак, дип хәбәр итә «Яндекс» компаниясе. Контроль эш мәктәп базасы программасы белән чишәрлек ун мәсьәләдән торачак. Татарстан халкы математикадан белемнәрен онлайн-режимда яки Казан федераль университетында тикшерә ала. «Что и требовалось доказать» сайтында 12.00 сәгатьтән башлап биремнәрне тәүлек дәвамында алып булачак. Биремнәрне башкарырга бер сәгать вакыт бирелә. Югары уку йортында биремнәрне башкару өчен алдан теркәлергә кирәк. Искәртеп үтик, «Яндекс» әлеге контроль эшләрне өченче тапкыр оештыра. Узган ел Россиядән, Беларуссиядән, Украинадан, Казахстаннан һәм башка илләрдән 24,4 меңнән артык кеше катнашкан иде. Казанда катнашучыларның 36 проценты контроль эшне «өчлегә», 16 проценты - «дүртлегә», 8 проценты «бик яхшыга»язган булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев