10 май көнне кайбер авылларда ут бетеп торачак
Пәнҗешәмбе, ягъни 10 нчы май көнне, линиядә ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, 9 сәгать 30 минуттан 12 сәгатькә кадәр Иске Карамалы авылының Кооператив урамындагы 1 нче йорттан 59 нчы йортка кадәр; шул ук урамның 2нче йортыннан 108 нче йортына кадәр;
9 дан 17 сәгатькә кадәр Ольгино, Бикмәч,Яңа Усы авылларында;
13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр Иске карамалы авылының Игенче урамындагы 1нче йорттан 66нчы йортка кадәр ут булмаячак, дип хәбәр иттеләр район электр челтәрләреннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев