Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 ноябрьдә суд приставлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Суд приставы эше - катлаулы, ул түземлек, кешелеклелек таләп итә. Шулай да приставның беренче бурычы - законнарны үтәү.

Бүген-Россиядә суд приставлары көне билгеләп үтелә.

Суд приставлары турында тәүге тапкыр Русьта феодализм чорында ук искә алына. Ул чакта приставлар эшкә гаскәр белән полицияне җәлеп итә алган, ә җәза рәвешендә хәтта каторга эшләре бирелә торган булган. Александр IIнең 1864 елгы суд реформасы тергезгән суд приставлары институты властька большевиклар килгәнче гамәлдә була. Аннары ул юкка чыгарыла һәм 1997 елда гына суд карарларын мәҗбүри үтәтү өлкәсен көйләүче махсус законнар кабул ителә. Ул документлар "Башкарма производство турында" һәм "Суд приставлары хакында" федераль законнарны эченә ала.

Русия Федерациясендә суд приставлары көне 2009 елдан билгеләнә. Бу кешеләр дәүләт законнары урнаштырган тәртипне тәэмин итә, шулай ук барлык суд актларын һәм махсус вәкаләтле органнар актларын башкару бурычларын үти. Суд приставы эше - катлаулы, ул түземлек, кешелеклелек таләп итә. Шулай да приставның беренче бурычы - законнарны үтәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев