Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 Май ни өчен игътибарга һәм котлауга лаек?

1 май бәйрәме, аның тарихы, килеп чыгышы белән кызыксыну хәзер юк дәрәҗәсендә. Бүгенге заман кешесе өчен бу өстәмә ял көннәре: бакча, йорт эшләре өчен, табигатькә чыгып ял итәр өчен менә дигән вакыт. Ә тарих ни сөйли? 1 май - иң сәер халыкара бәйрәмнәрнең берсе. Ни өченме? Чөнки ул күпсанлы кан...

1 май бәйрәме, аның тарихы, килеп чыгышы белән кызыксыну хәзер юк дәрәҗәсендә. Бүгенге заман кешесе өчен бу өстәмә ял көннәре: бакча, йорт эшләре өчен, табигатькә чыгып ял итәр өчен менә дигән вакыт. Ә тарих ни сөйли? 1 май - иң сәер халыкара бәйрәмнәрнең берсе. Ни өченме? Чөнки ул күпсанлы кан коелулар белән бәйле вакыйгалардан соң бәйрәм төсмерен алган көн. - 1886 елның 1 маенда Чикаго эшчеләре 8 сәгатьлек эш көне дәгъвалап, демонстрациягә чыга. Полиция хезмәткәрләре көч белән халыкны куып таратмакчы була. Шушы бәрелешү нәтиҗәсендә ике яктан да кешеләр үлә, кан коела. - 3 елдан соң интернационалларның II Париж конгрессы 1 майны бөтендөнья эшчеләренең бердәмлек көне итеп таный. Ел саен бу көнне социаль таләпләр белән демонстрациягә чыгарга тәкъдим ясала. - Дөньяның 142 илендә 1 Май - Халыкара эшчеләр бердәмлеге көне буларак билгеләп үтелә. Кайбер штатларда 1 майда "Хайваннар йөрәге" парады уза. Бу бәйрәм шул ук вакытта яз һәм кул эшләре бәйрәме дә. Аннан соң рәттән 10 көнгә сузылган яллар китә. Дөньяның 80 илендә бу бәйрәм бөтенләй үткәрелми. - Франциядә 1 май рәсми рәвештә дәүләт бәйрәме буларак уза. Бу көнне әле дә зур демонстрацияләргә чыгалар. Французлар өчен бәйрәмгә яхшы бүләк - ландыш чәчәге. Бу чәчәкне киптереп ел буе сакларга кирәк. 1 май алдыннан эшмәкәр коммунистлар бер ландыш ботагын 1 еврога сата. - Шведлар өчен 1 май - яз һәм чәчү бәйрәме. Халык паркларда, шәһәр яны урманнарында җыелышып җырлар җырлый, тәкыялар үрә, учак аша сикерә - бу чаралар аларның электән килгән дини йолалары белән дә бәйле. - Германиядә 30 апрельдән 1 майга каршы төнне Вальпургиев төне дип атыйлар. Узган ел бу төнне Брокен тавы янына 10 000 сихерче һәм багучы җыелган. Профсоюзлар ярдәме белән узучы 1 май көне аларда еш кына кибет витриналарын вату, машиналар яндыру һәм полиция хезмәткәрләре белән сугышу кебек ямьсез күренешләр белән төгәлләнә. - Россиядә бу бәйрәм 1890 елда Варшавада эшчеләрнең баш күтәрүләреннән соң билгеләп үтелә башлый. - 1917 елда бу көнне беренче тапкыр рәсми рәвештә билгеләп үтәләр. Беренче майда халык тыныч кына митинг һәм демонстрацияләргә чыга, ә 2 май көнне шәһәр читенә, табигатькә чыгып ашап-эчеп күңел ача. Кошлар сайравы астында мондый күңел ачулар - маевки дип атала. - СССР чорында совет эшчеләренә бәйрәм уңаеннан өстәмә 2 көн ял бирелә, шуңа да ул чын бәйрәм төсмерен ала. - Озак еллар 1 май - халыкара эшчеләр дуслыгы көне буларак билгеләп үтелә. Бу чорда кешеләр демонстрацияләргә чыккан. Әлеге чара сәяси акция гына түгел, 1 май көне - дуслар белән очрашу, үз хезмәт коллективыңны якыннан күрү, бергә укыган сабакташларыңны очрату көне дә булган. Демонстрация чарасыннан соң кешеләр бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Һәр өйдә бәйрәм табыны әзерләнгән. - 1997 елдан 1 май Яз һәм хезмәт бәйрәме көне итеп үткәрелә. Ул дәүләт бәйрәмнәре календаренә кергән. Күпләр өчен - бу чын бәйрәм. 1 май белән хезмәттәшләргә һәм дусларга нинди котлау сүзләре ирештерергә мөмкин 1. "Һәрбарчабыз көтеп алган Яз һәм хезмәт бәйрәме якынлаша. Бу көн хезмәтне, эш кешесен олылый һәм аңа мәдһия укый. Инде бер гасырдан артык Беренче май бәйрәме бөтен дөньяда төрле һөнәр ияләрен - игенчеләрне, укытучыларны, табибларны, эшчеләрне, төзүчеләрне, юлчыларны берләштерә. Хәтта бәйрәм көннәрендә дә игенчеләребез ял турында уйламыйча, язгы кыр эшләре белән мәшгуль. Тырыш хезмәтләре өчен аларга зур рәхмәт. Язгы яңарыш чорында үзебез яшәгән, эшләгән урыннарда өмәләр үткәреп, җирлегебезне тагын да яшәртеп, ямьләндереп җибәрдек. Безнең барыбыз өчен дә май бәйрәмнәре яңарыш, яхшылыкка өмет һәм ышаныч булып торсын. Әлеге җылы яз көннәре дуслар һәм якыннар белән очрашу шатлыгы белән тулылансын, яңа яшәү көче бирсен!" 2. "Яз һәм Хезмәт бәйрәме -тынычлык, үзара татулык бәйрәме. 1 май чын-чынлап яз килүен белдерә. Нәкъ менә бу айда алмагачлар, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә. Бар җиһан гүя әкияти дөньяны хәтерләтә. Күпләр өчен бу бәйрәм табигатьнең яшәрүен, яз белән бергә җылы килүен, киң кырларда, бакчаларда эш башлануын аңлата. Барыгызны да яшел чирәмнәре шытып чыккан, каеннары яфрак ярган яз бәйрәме белән котлыйм. Яз сулышы күңелегезгә нур өстәсен. Бәхет кояшы көннән-көн яктыра барсын, йөрәгегез хискә тулсын, һәрвакыт яшь булсын. Гомерегез дә яз көне кебек якты, кояшлы, аяз күкле, нурлы булсын! 3. "1 май - хезмәт бәйрәме! Чын йөрәктән котлыйм сине, дустым! Дустың турында искә алу өчен һәр сәбәп тә яхшы. Бу бәйрәм көне бәхетле көннәрең арасына тагын да күңеллерәк вакыйгалар алып килсен! Сиңа шатлык һәм һәр эшеңдә уңышлар телим. Кулы эш белгән, хезмәт сөйгән кеше беркайда да югалмый ул. Хезмәтеңнән тәм табып, кулларыңнан игелек күреп яшә! Ура!"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев