Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

1 апрельдән ТР Дәүләт хезмәтләре порталында беренче сыйныфка язылу башлана

Кабул итү мәктәп приказы белән өстенлекле, беренче чиратта һәм чираттан тыш хокукы булган балалар өчен гаризалар һәм документлар кабул итү тәмамланганнан соң өч эш көне эчендә рәсмиләштерелә. 

Балаларны беренче сыйныфка Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре Порталы аша кабул итү ике этапта узачак, аларның беренчесе 1 апрельдә старт алачак. Бу хакта ТР Финанслар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче этап, 1 апрельдән 30 июньгә кадәр, беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук чираттан тыш, беренче чираттагы яки өстенлекле хокукка ия балалар өчен билгеләнгән. 

Икенче этап 1 июльдән буш урыннар тулганчыга кадәр, ләкин 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча дәвам итәчәк. Ул белем бирү учреждениесенә беркетелгән территориядә яшәми торган балалар өчен билгеләнгән.

Гариза тапшырганнан соң биш эш көне эчендә мәктәпкә документлар тапшырырга кирәк: ата-ана паспорты (законлы вәкил), яшәү урыны буенча баланы теркәү турында таныклык, мәктәп сайтыннан бастырылган гариза (кулдан мәктәптә булган үрнәк буенча тутырыла), шулай ук баланың туу турында таныклык.

Кабул итү мәктәп приказы белән өстенлекле, беренче чиратта һәм чираттан тыш хокукы булган балалар өчен гаризалар һәм документлар кабул итү тәмамланганнан соң өч эш көне эчендә рәсмиләштерелә. 

Элегрәк «Татар-информ " хәбәр иткәнчә, 2022 елда балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә кабул итү кампаниясе 38 мең яшь казанлыны колачлаячак.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/c-1-aprelya-na-portale-gosuslug-rt-startuet-zapis-v-pervyi-klass-5860222

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев