03 хәбәр итә
Сабантуйлардан соң сабыйларның күпләп авырый башлавы да күзәтелә.
12 һәм 13 июнь көннәрендә хастаханәнең ашыгыч ярдәм бүлегенә 45 чакыру һәм 53 мөрәҗәгать булган. “Бик күпләр милли бәйрәмдә тән җәрәхәтләре алган. Араларында батуттан сикереп аягын авырттырган 3 яшьлек бала да, татарча көрәштә дүртенче сарыкны алам дип, аягын каймыктырган 2001 елгы райондашыбыз да бар. Сабантуйлардан соң сабыйларның күпләп авырый башлавы да күзәтелә. Югары температура белән 10 баланы алып килгәннәр. 1952 елгы райондашыбызны эт тешләгән, бер ир-атка талпан кадалган. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да беренче ярдәм күрсәтелде”, – ди фельдшер Венера Ишинбаева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев