Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

03 хәбәр итә

Соңгы өч көндә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 91 чакыру һәм мөрәҗәгать булган.

“Һава торышының кискен үзгәреп торуы өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлегендә аеруча начар чагыла. Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән мөрәҗәгать итүчеләр, өйләренә ашыгыч ярдәм бригадасын чакыртучылар саны артты. Балалар бакчалары һәм мәктәпләр көннәр җылыта башлау белән җылылыкны экономияли башлый. Шуңа бәйле апрельнең беренче-икенче декадасында ютәл, ангина белән җәфаланучы балалар күбәйде. Көнкүрештә тән җәрәхәтләре алган өч райондашыбызга беренче ярдәм күрсәтелде. Биш райондашыбыз дәвалану өчен үзәк хастаханәгә салынды, ди ашыгыч ярдәм бүлегенең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев