03 хәбәр итә
Алдагы атнада көннәр шактый кызу тору сәбәпле, кан басымы күтәрелеп килүче райондашларыбыз саны күзгә күренеп арткан.
Биш кеше төрле тән җәрәһәтләре, өч кеше йөрәк өянәге белән мөрәҗәгать иткән. Хәлсезлек белән 03 бригадасын чакыручылар да аз түгел икән. Табиблар кайнар көннәрдә күбрәк су эчәргә киңәш итә. “Гади кайнаган яисә газлы булмаган минераль су, җылы үлән чәе тамак кибүне баса. Эсседә компот, морслар да файдалы булачак. Баллы газлы эчемлекләр, алкоголь куллана күрмәгез! Бу – зыянга гына. Тәүлегенә 1,5-2 литрга кадәр су эчәргә кирәк. Күп эчү тир чыгуын арттыра, бу организмда алмашу процессларын яхшырта”, – ди фельдшер Гөлфирә Сабирова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев