03 хәбәр итә
Соңгы өч көндә район үзәк хастаханәсенең ашы¬гыч ярдәм бүлегенә 77 чакыру һәм мөрәҗәгать булган.
Шуларның күбесе – йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр. Көнкүрештә тән җәрәхәте алган – җиде, кискен респиратор авырулар белән унике кеше табибларга мөрәҗәгать иткән. Бер кешегә үпкә ялкынсынуы диагнозы куелган. Бер райондашыбыз – инфаркт, тагын берсе инсульт белән белән Әлмәт һәм Бөгелмә хастаханәләренә җибәрелгән. Җәрәхәт алган бер райондашыбыз Яр Чаллыга озатылган. Өч бала һәм дүрт өлкән кеше дәвалану өчен район хастаханәсенә салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев