02 хәбәр итә
6 декабрьгә каршы төндә Мөслимдә, күпфатирлы йортларның берсендә җинаять эше кылынды
“1988 елгы ир-егет, никахсыз торган хатынын көнләп, йөрәгенә пычак белән кадаган. 1978 елгы хатын-кыз шунда ук җан биргән. Җинаятьтә шикләнелүче ир-егет вакыйга булган урыннан качып китсә дә, ике көннән район эчке эшләр бүлегенә адвокат белән килеп, үзенең җинаять гамәлләрен кылуын танырга мәҗбүр булды. Бүгенге көндә кеше үтерүдә гаепләнүче ир-егет сак астында, җинаять эше кузгатылды. Суд тарафыннан тумышы белән Түбән Кама шәһәреннән булган ир-атка 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлегенең полиция начальнигы Булат Замалиев.
Фото – Татар-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев