03 көндәлеге
Олы яшьтәге ике райондашыбыз инсульт белән Бөгелмә шәһәре хастаханәсенә озатылган
Соңгы ике көндә район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 54 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. Гадәттәгечә, аларның күбесе йөрәк-кан тамырлары авырулары белән. Олы яшьтәге ике райондашыбыз инсульт белән Бөгелмә шәһәре хастаханәсенә озатылган, үпкә ялкынсынуы белән өч кеше район үзәк хастаханәсенә дәвалануга салынган.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев