Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге:дежур частенә 41 хәбәр кергән

6 марттан 12 мартка кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 41 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 6 хәбәргә азрак.
Безнең районда яшәүче бер кешенең паспорт мәгълүматларын күрсәтеп, ялган мәгълүмат биреп, интернет аша "Мани Мен" МФК ҖЧҖ белән төзелгән килешү нигезендә 70 000 сум акча алган билгесез затларга карата РФ ҖКның 159 маддәсе 1 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү эше бара.
Административ чикләүләрне бозган, кыйнау, җәмәгать урыннарында исерек көе йөргән, ата-ана вазыйфаларын үтәмәгән, балигъ булмаган балаларның төнлә өлкәннәрдән башка урамда йөргәне өчен 132 беркетмә төзелде.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен - 115 беркетмә, автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 4 беркетмә төзелде. Атна дәвамында 8 юл-транспорт һәлакәте булды, барысы да механик характерда, зыян күрүчеләр юк. 115 беркетмәдән 18е "Имин шәһәр" ("Безопасный город")АП комплекс ярдәмендә ачыкланды, хокук бозучылар билгеле, алар административ җаваплылыкка тартылды.
Җәмәгать тәртибен саклауда актив катнашкан өчен һәм 2 мартта билгеләп үтелүче Ирекле халык дружиналары төзелү көне уңаеннан "Татэнергосбыт" җәмгыяте хезмәткәре 5 000 сум күләмендә акчалата премия белән бүләкләнде.
Узган атнада 3 кинәт үлү очрагы теркәлде. 6 март көнне Симәк авылында үз ихатасында 65 яшьлек ир-атның мәете табылды. Үлү сәбәпләре ачыклана.
Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев