Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: Югары Табында яшәүче гражданга карата җинаять эше кузгатылды

31 июльдән 7 августка кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 47 хәбәр керде.

31 июльдән 7 августка кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 47 хәбәр керде.

Атна дәвамында Югары Табын авылында яшәүче гражданга карата җинаять эше кузгатылды. Бергә утырып эчкәннән соң ир белән хатын арасында тавыш чыга. Ире хатынына таяк белән китереп суга. Авыр тән җәрәһәтләре алган хатын район үзәк хастаханәсенә китерелә. Бүгенге көндә тикшерү эше бара.

Мөслимнең “Пятерочка” кибете янында торган велосипедны урлап киткән карак “Имин шәһәр” АП комплексы ярдәмендә ачыкланды. Карак – 1958 елгы Мөслим кешесе. Тикшерү эше бара.

Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган, кеше кыйнаган, бала тәрбияләүдә ата-ана бурычларын үтәмәгән, административ чикләүләрне һәм җәмәгать тәртибен бозган өчен 121 беркетмә төзелде. Аның 13е “Имин шәһәр” АП комплексы ярдәмендә ачыкланды. Хокук бозучылар билгеле, алар административ җаваплылыкка тартылды.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 154, автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 8 шоферга беркетмә төзелде. Атна дәвамында механик характерда 6 юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк.

Узган атнада 5 кинәт үлү очрагы теркәлде.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев