Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: велосипедларга "һөҗүм" башланган

24 октябрьдән 30 октябрьгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенең дежур частенә 36 хәбәр керде. Узган атнада 2 җинаять эше кузгатылды.

25 октябрь көнне Мөслим авылында Гагарин урамындагы йорт подъездыннан төнге сәгать 11ләрдә велосипед урлыйлар. Шул ук көнне кичке сәгать 6ларда шулай ук Мөслимдәге Кооператив урамындагы бер йорт сараеннан велосипед юкка чыга. Оператив-тикшерү чаралар нәтиҗәсендә видеокүзәтү камералары ярдәмендә бүлек хезмәткәрләре урлаучыны ачыкладылар һәм тоткарладылар.

Җәмәгать тәртибен бозган өчен 113 беркетмә төзелде. Алар арасында җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән, ата-ана вазыйфаларын үтәмәгән, сугышкан өчентөзелгәннәре бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 106 беркетмә төзелде, исерек килеш руль артына утыручылар теркәлмәде.

Атна дәвамында 5 юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк.

Узган атнада 4авыру кешенең кинәт үлү очрагытеркәлде, бер ир-ат асылынып үлгән.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев