Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: дүрт җинаять эше кузгатылды

23-29 октябрь көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 35 хәбәр керде. Узган атнада дүрт җинаять эше кузгатылды: Мөслим авылыннан 19 яшьлек райондашыбызга карата РФ ҖКның 112 маддәсе 1 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды.

23-29 октябрь көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 35 хәбәр керде. Узган атнада дүрт җинаять эше кузгатылды: Мөслим авылыннан 19 яшьлек райондашыбызга карата РФ ҖКның 112 маддәсе 1 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. Әлеге ир-ат, кооператив-Яңарыш урамнары киселешендә Сал. Мухан авылыннан 18 яшьлек егетнең йөзенә берничә мәртәбә суккан. Нәтиҗәдә зыян күрүченең ияге сынган. “Имин шәһәр” АП комплексы нигезендә гаепле кешенең кем булуы ачыкланган, тикшерү эше бара. РФ ҖКның 314.1 маддәсе 2 бүлеге буенча Мәлләтамак авылы кешесенә дә җинаять эше кузгатылды. Элек тә хөкем ителгән булган райондашыбыз административ чикләүләрне бозган өчен тикшерү Пушкин урамындагы материалы судка җибәрелгән.

Саклык банкы бинасы яныннан велосипед урлаган каракка карата РФ ҖКның 158 маддәсе 2 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. Угрылыкта гаепләнүченең кем булуы “Имин шәһәр” АП комплексы ярдәмендә ачыкланды, велосипед алынды, тикшерү эше бара.

Тегермәнлек авылыннан 40 яшьлек ир-атка карата РФ ҖКның 158 маддәсе 2 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. Ул үзенең авылдашын 25 яшьлек егетне үтерергә маташкан. Алар башта спиртлы эчемлекләр эчеп утырганнар, соңрак икесе арасында тавыш чыгып, беренчесе пычак алып, шешәдәшенең башына һәм тәненә кадый. Канга батып яткан иптәшен үлде дип уйлап, район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә “кеше үтердем” дип хәбәр итә. Зыян күрүче,күп кан югалтса да, исән кала. Тикшерү комитеты эш алып бара, материал судка җибәреләчәк.

Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган, вак караклык кылган, административ чикләүләрне бозган, кеше кыйнаган, бала тәрбияләүдә ата-ана бурычын үтәмәгән өчен – 132; юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 65; автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 4 шоферга административ беркетмә төзелде.

Атна дәвамында механик характердагы 7 юл-транспорт һәлакәте булды, аларның берсендә зыян күрүче дә бар. “Имин шәһәр” АП комплексы ярдәмендә 4 хокук бозу очрагы ачыкланды, гаепле кешеләр административ җаваплылыкка тартылды.

Узган атнада 3 кинәт үлү очрагы теркәлде.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев