Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: бер җинаять эше кузгатылды

Дежур частенә 42 хәбәр керде. Бу – узган атна белән чагыштырганда, 3 хәбәргә күбрәк, дигән сүз.

Өендә законсыз төстә утлы корал саклаган өчен, Мәлләтамак авылында гомер итүче 57 яшьлек ир-атка карата РФ ҖКның 222 маддәсе 1 бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды. Тикшерү эше бара.
Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган, ата-ана бурычларын үтәмәгән, законсыз төстә алкоголь продукциясен реализацияләгән, административ хокук бозулар өчен суд тарафыннан билгеләнгән штрафларны түләмәгән һәм төрле тәртип бозулар өчен – 97 кешегә административ беркетмә төзелде.
Узган атнада механик характердагы 2 юл-транспорт һәлакәте булды. Исерек килеш транспорт белән идарә иткән – 2, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 89 кешегә административ беркетмә төзелде.
Атна дәвамында дүрт кинәт үлү очрагы теркәлде.
Район эчке эшләр бүлеге штабы.

https://www.shutterstock.com фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев