Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: 7 кинәт үлү очрагы теркәлде

Узган атнада район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 41 хәбәр кергән.

Узган атнада район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 41 хәбәр кергән. Профилактик чаралар вакытында административ хокук бозулар буенча 172 беркетмә төзелде. Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән, кеше кыйнаган,  ата-ана вазыйфаларын үтәмәгән, урлашкан, штрафларын вакытында түләмәгән райондашларыбыз җаваплылыкка тартылган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 159 беркетмә төзелде. Атна дәвамында 7 юл-транспорт һәлакәте булды, алдагы атна белән чагыштырганда, ике мәртәбә күбрәк. Барысы да механик характерда, зыян күрүчеләр юк. 159 беркетмәдән 24се “Имин шәһәр” АП-комплекс ярдәмендә ачыкланды. Хокук бозучылар билгеле, алар административ җаваплылыкка тартылды. Мәлләтамак авылында 81 яшьлек ир-ат, башын элмәккә тыгып, якты дөнья белән хушлашмакчы булган, тикшерү материалы тикшерү комитетына җибәрелгән. Узган атнада 7 кинәт үлү очрагы теркәлде, дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлеге штабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев