Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: 6 кинәт үлү очрагы теркәлде

27 ноябрь-3 декабрь көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 44 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 11 хәбәргә кимрәк.

27 ноябрь-3 декабрь көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 44 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 11 хәбәргә кимрәк.

Узган атнада ике җинаять эше кузгатылды. Аның берсе – РФ ҖКның 158 маддәсе икенче бүлеге буенча. Мөслим кешесенең “КамАЗ” машинасыннан аккумулятор батареялары, машина мае һәм күчәрара дифференциалын урлаганнар. Машина берничә көн Мөслимдәге Новая урамының бер йорт капкасы алдында торган. Машина хуҗасына 17 мең сум зыян килгән. Әлеге караклык буенча нинди дә булса мәгълүмат белсәгез, 2-42-02 телефонына шалтыратуыгызны сорыйбыз.

“Август-Мөслим” җәмгыятенең 50 яшьлек хезмәткәре эш вакытында вафат булган. Оешманың хазмәт куркынычсызлыгы таләпләрен тәэмин итү буенча җаваплы хезмәткәрләре үз эшләренә салкын карау аркасында РФ ҖКның 216 маддәсе икенче бүлеге буенча җинаять эше кузгатылды.

Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган, бала тәрбияләүдә ата-ана бурычын үтәмәгән гражданнарга карата – 118; юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен – 112, автотранспорт белән исерек килеш идарә иткән өчен 2 шоферга административ беркетмә төзелде.

Атна дәвамында механик характерда 5 юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк. “Имин шәһәр” АП комплексы ярдәмендә 7 хокук бозу очрагы ачыкланды, гаепле кешеләр административ җаваплылыкка тартылды.

Узган атнада 6 кинәт үлү очрагы теркәлде, аларның барысы да өлкән яшьтәге кешеләр.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев