Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге: 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

26 июньнән 2 июльгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 64 хәбәр керде. Бу аңа кадәрге узган атна белән чагыштырганда 9 хәбәргә күбрәк.

26 июньнән 2 июльгә кадәр район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 64 хәбәр керде. Бу аңа кадәрге узган атна белән чагыштырганда 9 хәбәргә күбрәк.

Узган атнада ике җинаять эше кузгатылды: “Туган як” агрофирмасының матди җаваплы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы җиһазын сүтеп, металлга тапшырып, 30 мең сум “акча эшләгән”; Мөслимдә яшәүче 48 яшьлек ханым сөйгәненең эченә пычак белән кадаган. 

Төрле административ хокук бозулар буенча 114 беркетмә төзелде. Суд тарафыннан билгеләнгән административ чикләүләрне бозу, кыйнау, гражданнарның тынычлыгын бозу фактлары ачыкланды.

Биш юл-транспорт һәлакәте теркәлде, зыян күрүчеләр юк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы – 109. Ике кеше транспорт белән исерек хәлдә идарә иткән, шуларның берсе – машина белән идарә итү правасы булмаган 1995 елгы хатын-кыз,

114 беркетмәдән сигезе “Имин шәһәр” АП-комплексы ярдәмендә ачыкланды, хокук бозучылар билгеле, алар административ җаваплылыкка тартылды.

Узган атнада 5 кинәт үлү очрагы теркәлде.

Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев