Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

02 көндәлеге : 3 юл-транспорт һәлакәте булды

19-25 февраль көннәрендә район эчке эшләр бүлегенең дежур частенә 41 хәбәр керде, бу узган атна белән чагыштырганда 15 хәбәргә күбрәк. 

Узган атнада РФ ҖКның 327 маддәсе 1 бүлеге буенча бер җинаять эше кузгатылды: Сал. Мухан авылында яшәүче бер хатын-кызны үлде дип, ялган белешмә ясаган кешегә закон алдында җавап бирергә туры киләчәк. Әлеге хатын-кыз турындагы ялган белешмә “Честное слово” исемле микрофинанс компаниясенә юлланган, әлеге оешмадан бу хатын-кыз элегрәк тә кредит алган булган. Тикшерү эше бара. 
Җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән һәм спиртлы эчемлекләр кулланган, балигъ булмаганнарны исерткеч эчемлекләр куллануга тарткан, бала тәрбияләүдә ата-ана бурычларын үтәмәгән, табиб күрсәтмәсеннән башка наркотик матдәләр кулланган, вак караклык кылган, ялганлап махсус хезмәтләрне чакырган, штрафларын вакытында түләмәгән һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 58 кешегә административ беркетмә төзелде. 
Узган атнада механик характердагы 3 юл-транспорт һәлакәте булды. Исерек килеш транспорт белән идарә иткән – 1, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 46 кешегә административ беркетмә төзелде. 
Атна дәвамында дүрт кинәт үлү очрагы теркәлде. Ике ялгыз кеше үз йортларында вафат булган, 1971 елгы райондашыбыз исә үз-үзенә кул салган 
Район эчке эшләр бүлеге штабы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев